Мәүлед кичәсендә
Беркөн Югары Аты мәчетенең 10 еллык юбилеена баргач шундый гаҗәп күренеш булды.
Гомер булмаганны фотоаппаратымны тикшермичә чыгып киткәнмен. Фотога төшерим дисәм, эсселе-суыклы булып киттем. Ул кичтән сүндерелмичә калган һәм зарядкасы бөтенләй беткән. Инә өстендә кебек кичәнең яртысына кадәр утырдым. Шунда нидер этәргәндәй батареяны алып, берничә тапкыр күлмәккә ышкыдым. Һәм, ни хикмәт, фотоаппаратым төшерә башлады. 10 кадр ясадым да тагын бетте. Моны мин изге юлда йөрүем өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дип кабул иттем.
Мәүлед көне уңаеннан уздырыла торган кичәгә дә икеләнүле уйлар белән бардым. Моңарчы дини кичәләр мәчет кысаларында гына оештырыла иде. Ә бу юлы Арча Мәдәният йортында үткәрергә булганнар. 400гә якын кеше сыеш- лы тамаша залы буш булмасмы?
Зал туп-тулы иде. Изгелек җирдә ятмаган кебек, изге ният белән йөрүчеләрнең эшләре дә Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән уңышлы була икән. Ә ни өчен бу юлы шундый зур аудиторияне сайлаганнар?
– Халыкны кызыксындыру өчен хәзер гадәти кичәләр генә түгел, шоу кирәк, – диде район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев. – Динебез матур, якты. Үзенең гореф-гадәтләре, мөнәҗәтләре, шигырьләре бар. Бу бәйрәмдә халыкка шуларны ирештерергә булдык.
Бәйрәм дә шундый ук якты, нурлы, ямьле булды. Ул Урта Курса мәчете имамы Равил Ибраһимов вәгазе белән башланып китте. Ни өчен нәкъ менә ул? Равил хәзрәт үзе җилкәсен генә җыерды.
– Мин үзем биредә әле бер ел гына эшлим. Россия Ислам Университетын тәмамлап килдем. Азан әйтүчеләр бәйгесендә икенче урынны алган идем. Бәлкем шуңадыр, – диде ул.
– Яшьләргә юл бирер- гә, аларны күтәрергә кирәк, – дип аңлатты Раил хәзрәт.
Кичәне Раил хәзрәт Гыйлаҗев һәм мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая абыстай Фәтхуллина алып барды. Нурфия Шәйхиева башкаруындагы “Сәламләү” җыры белән башланып киткән кичәдә бер-бер артлы шигырьләр, мөнәҗәтләр, җырлар яңгырады. Аларны Гөлшат Гыйниятуллина, Нурания Габдрахманова, Әлфия Рәхимова, Рая Фәтхуллина, Надия Сибгатуллина, Хәсибә Гатауллина, Нурхадә Хәнәфиева, Майфәрвәз Миннебаева, Мәрьям Кашапова башкарды. Рәмис хәзрәт әти-әнигә хөрмәт, игелек күрсәтү, күршеләр хәлен белү, сабырлык, Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә хижрәте (мәҗбүр булып бер урыннан икенче урынга күчү) турында сөйләде.
Соңыннан дини викторина булды. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.
Гөлсинә Зәкиева