Үзебезгә күбрәк тырышасы
23 декабрьдә “Кырлай” агрофирмасы базасында республика киңәшмәсе үтте, анда игенчелек тармагында ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында эшлекле сөйләшү булды.
— Әлеге киңәшмә ни өчен “Кырлай” ширкәтендә үтә дигән сорау туарга мөмкин, — диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. — Әлеге хуҗалыкны игенчелек өлкәсендә тәҗрибә хуҗалыгы дип атарга да була. Бик күп яңалыклар кертелә монда, уңышлары да, уңышсыз булганнары да бар, әмма тик тормыйлар, гел эзләнәләр.
“Сервис–агро” ширкәтенә караган ике хуҗалыкта 1 мең гектарда бәрәңге игелә, бүгенге көндә сату өчен 20 мең тонна бәрәңгеләре бар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин кунакларны район белән таныштырды, уңышлар теләде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Виталий Новичков, “Дәүләт сорт комиссиясе”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Сергей Турнин, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, агрохимия хезмәте үзәге директоры Әнәс Локманов үз өлкәләрендәге эшкә анализ ясадылар, проблемаларга тукталдылар.
— Без сезне монда чәчүне ничек чәчәргә өйрәтү өчен чакырмадык, — диде министр урынбасары. — Киләсе елның ничек буласын да әйтә алмыйбыз. Әмма без үзебез булдыра алган кадәр тырышыр- га тиешбез. — Республикада бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә минераль ашлама кертү 60 килограммнан кимергә тиеш түгел, дип әйтә идек. Быел ул 40 килограммнан да кимеде, киләсе елга тагын да кимергә мөмкин.
Мондый шартларда нәрсә эшләп була соң? Органик ашламаларны күбрәк кертергә, сидераль культуралар чәчүне киңрәк кулланырга. Комбайн артыннан ук горчица чәчәргә мөмкин. Күпме масса туфракка керә дигән сүз. Технологияне саклау, сортлар белән эшләү, табыш китерә торган культураларга игътибарны арттыру мөһим.
Республикада чәчүлек мәйданнарының 10 процентында орлык өчен кукуруз, 10 процентында рапс игү бурычы куела. Кукурузны орлыкка игүдә безнең районның “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте мисал итеп китерелде. Быел 200 гектар мәйданның һәр гектарыннан 60 центнер уңыш алынды, рентабельлелек — 167 процент.
Гадәттә бездә кукуруз орлыгы өлгерү өчен табигать шартлары уңайлы түгел, дип акланырга яраталар. Киңәшмәдә моңа да җавап табылды: кукурузның иртә өлгерә торган сортлары бар, менә шуларны игәргә. Рапс белән кукурузны урып-җыйганда да югалтуларга юл куела. Аларны суктыруга башка культураларны урып-җыюны тәмамлагач кына керешәләр.
Арыш культурасы өчен дә сөенеп утырдым әле. Бер елны аны кирәкми дип дәүләткә кабул да итмәделәр.
— Бүген арышның килограммы күпме? — дип сорады Илдус Габдрахманов.
— Алты сум, — диделәр залдан.
— Түгел шул, бүген аны 7 сум 50 тиеннән алалар.
Бездә арышны үпкәләтергә ярамый. Туфракны яхшылап эшкәртеп, срогында чәчеп куй син аны.
Министр урынбасары әйтүенчә, минераль ашламалар алу өчен бюджеттан ярдәм булачак. Аны гыйнвардан бирә башлыйлар. Әмма ул начар эшләүчеләргә эләкмәскә яки бик аз булырга мөмкин. Хуҗалыкларның эш йомгаклары буенча рейтинг төзелгән, шуның буенча алачаклар.
2016 елда 60х40 программасы буенча ашлык киптергечләр алу программасы эшләячәк.
Ильяс Фәттахов