Кыш бабай каршында чират торып чыгыш ясадылар
29 декабрьдә “Арча” спорт комплексында беренче тапкыр зур итеп мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме булды. Район башлыгы Илшат Нуриев балаларны һәм әти–әниләрен Яңа ел бәйрәме белән котлады. Аннан Кыш бабай һәм Кар кызы, кар бөртекләре һәм әкият геройлары катнашында тылсымлы кичә башланды. Рәхәтләнделәр инде малайлар һәм кызлар. Тәгәрәшә–тәгәрәшә уйнадылар, җырладылар, биеделәр, көлделәр, шаярдылар.
Бик актив булып чыкты алар. “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Кыш бабай каршында чират торып чыгыш ясадылар. Тася Богомолова мексика халыклары, Алсинә Кәлимуллина шәрык биюен башкардылар, Ранис Хәйруллин, Гөлүсә Гарифҗанова җырладылар. Шигырь сөйләүчеләр дә күп булды. Кыш бабайга теләкләрен җиткерделәр. “Мин Кыш бабайдан аякка бастыруын сорыйм. Булмасын да беләм, тик өметләнәм”, – диде Ралинә Шакирова. Өметең тормышка ашсын, Ралинә. Барыгызга да Яңа ел сәламәтлек, шатлыклар алып килсен.