Яңа ел бәйрәмнәре тыныч узар
26 декабрьдә узган районның террорга каршы комиссиясе утырышында Яңа ел бәйрәмендә һәм транспорт белән балаларны йөрткәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Мәгариф идарәсе, эчке эшләр бүлеге, янгын күзәтчелеге җитәкчеләре хисабы тыңланды. Комиссия рәисе, район башлыгы Илшат Нуриев иминлекне арттыру буенча өстәмә чаралар күрү турында күрсәтмәләр бирде.