Кадер-хөрмәттә яши
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 26 декабрьдә Шушмабаш авылында яшәүче Рабига Ногманованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Рабига әби үз гомерендә күпне күргән, 16 яшеннән окоп казыган, урман кискән. Аңа хәтта Арчада үлгән дошман әсирләрен күмү кебек эшләрне дә башкарырга туры килә. Озак еллар Казанда заводта эшли.
Хәзерге вакытта ул Рәмзия һәм Гаделфәрт Кәримовлар гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши.