Арча фермерлары үрнәк

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Арча фермерлары үрнәк

24 декабрьдә Арчада Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе советының күчмә утырышы үткәрелде.

Утырышта катнашучыларны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбрик- ләде.

Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Гайзатуллин, Ассоциация җитәкчесе Камияр Байтимеров катнашты.

Камияр Байтимеров Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка фермерлык хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен бүләк тапшырды.

Утырышта катнашучылар соңыннан Түбән Мәтәскәдә һәм Казанбашта фермер хуҗалыкларында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International