Дуслык бәйрәменә әверелде

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Дуслык бәйрәменә әверелде

28 декабрьдә “Арча” спорт комплексында район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән уку алдынгылары, спортта, иҗади эштә, җәмәгать тормышында актив балалар катнашты.

Башка еллардан аермалы буларак, быел район башлыгы чыршы бәйрәме үзенчәлекле итеп оештырылган (оештыручылары район мәгариф идарәсе, Укучылар сарае һәм район мәдәният идарәсе) иде. Катнашучыларны беренче булып район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. Аннан лазерлы шоу бөтен залны яктыртты. Кар кызы белән Кар бөртекләре чыгышы бәйрәмне бизәде. Ә чаңгыга басып, урман–кырлар аша балалар янына ашыккан Кыш бабай килеп кергәч, тирә–юнь тагын да түгәрәкләнеп китте, чыршы аллы–гөлле утларга күмелде.

Ул көнне бәйрәмгә килгән бер генә бала да тик утырмады. Һәрберсе 12 станциядә елның 12 аенда кунакта булып, әкият геройларына кушылып биеде, җырлады, уйнады, шарлардан уенчык- лар ясарга өйрәнде, кул эшләре үзләштерде, Кар кызы белән караокега җырлады, актерлык осталыгын сынап карады, Кыш бабайга сәләтләрен күрсәтте. Соңыннан бар да бергә җыелып, кулга–кул тотынып чыршы тирәли җырлап әйләнде. Бу дуслашу, аралашу бәйрәменә дә әверелде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International