Мөмкинлекләребез зур, үзебездән торганны эшләрбез

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Мөмкинлекләребез зур, үзебездән торганны эшләрбез

Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән әңгәмә

– Илшат Габделфәртович, 2015 ел районыбыз өчен ничек булды дип саныйсыз? Аның йомгаклары Сезне канәгатьләндерәме?

– 2015 ел безнең район өчен бик уңышлы ел булды дип әйтер идем.

Узып бара торган бу елда да бик күп төзелешләр алып барылды. Монда беренче чиратта республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтергә кирәк. Без аның ярдәмен, кайгыр- тучанлыгын тоеп торабыз. Әле күптән түгел генә ул үзе дә безнең районда булып китте, Арчада уңай үзгәрешләр күп дигән бәя бирде.

Районда бик күп төрле федераль һәм республика программалары ярдәмендә халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән эшләр тормышка ашырыла. Быел торак программасы уңышлы үтәлде, барысы 27,2 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды.

Районыбызда гражданнарны аварияле торактан күчерү проб- лемасы хәл ителде.

Күп фатирлы йортларны нык- лап төзекләндерү программасы буенча 2015 елда 8 йорт яңартылды.

Быел Арчада бер мәктәп, Мөндеш авылында, Үрнәк бистәсендә 50шәр, Арча станциясендә – 80, 3нче мәктәп базасында 40 урынлы балалар бакчалары төзелде. Утар Аты, Казанбаш, Яңа Кишет, Өчиле, Апаз мәктәпләре һәм Яңа Кенәр коррекция мәктәбе ныклап төзекләндерелде. Иске Иябашта яңа клуб ачылды. Наласа мәдәният йорты, Арча сәнгать мәктәбе, Арча район үзәк хастаханәсе ныклап төзекләндерелде. Иске Масра авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды, 10 авылныкы ремонтланды.

Биш спорт мәйданчыгы урнаш- тырылды, халкыбызны шатландырып 3 парк төзелде.

“Чиста су”, “Уңайлы мохит” программалары буенча күп эш башкарылды. Урта Курса ветеринария пункты төзелде.

2015 елда районда юл эшләре башкару өчен республика бюджетыннан 107 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Болардан тыш башка программалар буенча да 60 миллион сумнан артыклык юл-урам челтәре норматив хәленә китерелде. Шул исәптән Арча шәһәрендә 8 урамга асфальт, 5 урамга вак таш салынды.

Быел игенчеләребез әйбәт күрсәткечләргә ирештеләр, барысы 150,8 мең тонна ашлык җыйнап алдык. Бу республикада иң югары күрсәткеч. 63 мең тоннадан артык бәрәңге җыеп алынды. Респуб- лика буенча җитештерелгән икенче икмәкнең 28 проценты Арчада үстерелде.

Терлек азыгы җитәрлек әзерләнде, бер шартлы терлеккә 40 центнер азык берәмлеге туры килә.

Терлекчелек продукциясе җитештерү артуга таба бара. 2015 елда 57,5 мең тонна сөт, 4,5 мең тонна ит җитештерелде, 2014 елдагыдан 4-2 процентка күбрәк. Бер сыердан 5250 килограмм сөт савылды.

Әмма эшләнелгән эшләр күп булса да, безнең мөмкинлекләр зур, аларны тулырак файдалану өчен тагын да тырышып эшлисе дә эшлисе.

– 2016 елда районда нинди төзелешләр алып барылачагы да газета укучылар өчен кызыклы булыр. Гомумән, яңа елда район халкын нәрсә көтә?

– Декабрь ахырында узган республиканың муниципаль берәмлекләр съездында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, илдәге катлаулы икътисади шартларда карамастан, республика программалары киләсе елда да гамәлдә булачак, дигән сүзе безнең өчен бик мөһим.

Халыкны эшле итү максатында без яңа җитештерү урыннары булдырырга планлаштырабыз. Мин бу турыда газета укучыларның соравына җавап биргәндә әйтеп үтәрмен.

Киләсе елда да районда торак төзү планы 2015 елдагы кебек кала – 27 мең квадрат метр. Аварияле торак фондыннан күчерелүче кешеләр өчен, социаль ипотека программасы буенча һәм коммерция йортлары төзү планлаштырыла.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов район хастаханәсендә булганда аның өченче чиратын ремонтлау мәсьәләсенә кире кайтырга вәгъдә итте. Шулай ук Арчада яңа урта мәктәп төзергә ниятлибез. Түбән Пошалымда клуб төзү мөмкинчелеге булыр кебек.

Яңа елда 6 күп фатирлы йорт, биш мәктәп ныклап төзекләндерелә. Орнашбаш авылында күп функцияле үзәк төзелә, Ташкичү мәдәният йорты ремонтлана. Яңа Кырлайда яңа медпункт, Түбән Атыда, Шушмабашта ветеринария пунктлары ачылырга тиеш.

Әле болар яңа елда башкарылырга тиешле эшләрнең бер өлеше генә. Урам утларын торгызу, су белән тәэмин итү, юллар төзү, урамнарны норматив хәлгә китерү һәм башка программаларны тормышка ашыру дәвам итәчәк. “Су саклау зоналарын һәм янәшә территорияләрне төзекләндерү” елында Арча шәһәрендә Казансу елгасы буенда парк зонасы һәм пляж төзү планлаштырыла.

Стадионда яшьләр өчен спортның экстремаль төрләре мәйданчыгы төзеләчәк.

Илшат Габделфәртович, ел ахырында укучыларыбызның газетабыз аша Сезнең белән турыдан-туры аралашуы, үзләрен борчыган сорауларны бирү матур традициягә әверелде. Район башлыгына шул рәвешле мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге җирле хакимият белән халык арасында элемтәне ныгыту өчен үтемле чара дип саныйбыз. Быел газета укучыларыбыз да бик актив. Хәзер шуларның со- рауларына күчәбез.

Узган елгы әңгәмә вакытында Арча шәһәренең Кызыл Бистә урамындагы 3, 3а йортларында яшәүчеләр әлеге күп фатирлы йортларга су кертүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Бу йортларга су кергән, Сезгә зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Су темасы быелгы сораулар арасында да бар. Арча шәһәре Беренче Май урамында яшәүче 85 яшьлек Зәйнәп Гарәфиева өенә су кертүне сорый.

– Кызганыч, шәһәр Советы бюджетында шәхси йортларга су кертү өчен акча каралмаган. Аларга су кертү, ремонтлау, карап тоту йорт хуҗаларының үз кулында.

Нариман Нуретдинов, Тылаңгыр:

 – Илшат Габделфәртович! Узган ел ахырындагы әңгәмәдә Үрнәк аша Кече Төрнәле авылына юл салыначак, дигән идегез. Үлчәп, тамгалап киттеләр. 2016 елда бу юл салынырмы?

 – Безнең Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгатебез нигезендә, Кече Төрнәле авылына Тылаңгыр һәм Үрнәк торак пунктлары аша автомобиль юлы салу турында карар кабул ителгән иде. Хәзерге вакытта проект- эзләнү эшләре үткәрелә.

Төзү эшләрен башлау вакыты Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк. 2016 елда башланыр дип өзеп кенә әйтә алмыйм, әмма булыр дип ышанам, бөтенесе дә респуб- лика бюджетында акча булуга бәйләнгән.

Гөлфия Фазылҗанова, Кышкар:

 – Юл кырыйлары, күпер тирәләрен агач басты. Аларны чистарту нинди оешма карамагында? Борылыштан машина килгәне дә күренми. Хәтәр бит.

– Әлеге сорауга җавап бик гади: Кышкар авылындагы күпер тирәсендәге территориянең нинди хәлдә булуы бары тик сезгә, авылда яшәүчеләргә, бәйле. Әлеге күпер җирле әһәмияттәге гомуми файдалану урыны булып тора һәм аны карап тору Яңа Кишет авыл җирлеге карамагында. Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арслановка, өмә ясап, күпер яннарын тәртипкә китерергә кушылды. Шул ук вакытта авыл кешеләренең үзләренә дә бер соравым бар:

– Сезнең шушы җирлектәге Кышкар авылы зиратына кереп караганыгыз бармы? Мондый ташландык зират башка җирдә юк! Өмәләр оештырып зиратны, авыл, күпер тирәләрен тәртипкә китереп була бит. Башка авылларда халкыбыз бу эшләрне үзе эшли!

Илсөя Әхмәтҗанова:

– Хөрмәтле Илшат Габделфәртович! Нишләп район тарафыннан авыл җирлекләренә акча тигез бүленми? Безнең зур гына Кәче авылында 8-9 урам уты яна, ә күрше Иске Чүриле, Ашабаш, хәтта Кәдрәк авылларында бөтен җирдә ялт итеп урам утлары яна.

– 2015 елда Кәче авыл җирлегендә урам утларын яңарту программасы буенча зур эш башкарылды: 8 километр озынлыкта электр чыбыгы (5нче линия) сузылды, санау приборлары куелды, күп җирдә электр лампалары алыштырылды. Барысы җирле бюджет хисабыннан 45590 сумлык эш башкарылды. Мин бу мәсьәләне тикшерттем, Кәче авылында 61 баганада урам уты яна.

Бүгенге көндә утлар һәр урамда янарга тиеш.

Дамир Гомәров:

– Соравым ипотека буенча. Бөтен документлар да әзер. Казан рөхсәт бирде. Ә Арчада килешү төзетмиләр. “Безгә килешү төзетергә кушмадылар, чөнки йорт салырга урын юк. Әгәр төзесәк, 3 елдан соң каян алып бирик”, –диделәр. Бу законлымы? Башка районда яшәүчеләр сезнең районда ипотека ала аламы?

– Арча районында күп фатирлар төзүгә карамастан, 180 гаилә килешү төзеп, ә 100дән артыгы килешү төземичә чиратта тора. Сез дә шул килешү төземәгән кешеләр исемлегендә (“предварительный список” категориясе).

Бүгенге көндә бу программа нигезендә йортлар төзү өчен җир бүлеп бирү буенча актив эш алып барыла. Сез дә 2016 елда килешү төзеп, беренче исемлеккә керерсез дип ышанам.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы торак фонды ризалыгы булганда башка район гаиләләре дә Арча районында фатир алырга мөмкин.

Индира Әхмәтгалиева, Казанбаш:

– Исәнмесез, Илшат Габделфәртович! Минем сезгә берничә соравым бар иде. Минем улым, аңа хәзер тугыз яшь, авырып китте. Улым инвалид. Безгә фатир мәсьәләсе буенча кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар җыярга кирәк? Озак көтәргәме? Озак көтү дигәннән, безнең ике бала. 2016 елның февралендә өченчесен алып кайтабыз, Алла боерса. Авылда әниләр белән яшибез, кысанрак. Соравыма җавап бирсәгез, бик зур рәхмәтле булыр идем.

– Инвалид балалары булган гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча барысы 201 гаилә исәптә тора, алар респуб- лика реестрына кертелгән. 2014 елда ике гаилә субсидия алды, 2015 елда берәү дә юк. Мәсьәлә гариза бирүченең исәпкә куелу вакыты буенча федераль бюджеттан акча килүенә бәйле. Шуңа күрә сезгә Үрнәк авыл җирлегенә мөрәҗәгать итеп тизрәк исәпкә басарга кирәк.

Дилә Бульмакова, Арча:

– Без гаиләбез белән 2009 елдан бирле АПК программасы буенча фатир алырга чиратта торабыз. Тормыш иптәшем белән икебез дә авыл хуҗалыгында эшлибез. “Строим будущее” безне иртәгә була, киләсе атнага була дип йөртә. Безнең министрлыктан акча да күчкән, ел ахырына кадәр фатирны алмасагыз, акчасын кире алалар, дип куркыталар, бирсәләр бик алыр идек. Сезнең җавапны көтәбез.

– Сезнең гаиләгә фатир бүленгән, максатчан килешү 2015 елның 18 декабрендә төзелгән. Займ суммасы күчерелгәннән соң, торак фонды булачак фатирны сайлау беркетмәсенә кул куячак, ә аннан соң сезнең гаилә әлеге фатирга күчәчәк. Сезгә дигән акчаны берәү дә кире ала алмый.

Чишмәле урамында яшәүчеләр:

– Илшат Габделфәртович!

Безнең Чишмәле урамы шәһәрнең шәрык өлешендә тирән елга буенда урнашкан, хәрәкәт тә бер генә яклы. Шушы урамга асфальт җәеп, яр ягына тросмы тартып булмасмы икән?

– Чишмәле урамына асфальт җәю буенча район башкарма комитетының инфраструктура төзелеше бүлегенә проблеманы хәл итү юлларын эзләргә күрсәтмә бирдем. Елга буен әйләндереп алу 2016-2017 ел программасына кертеләчәк.

– Ташкичү авылында 6 балалы Галәветдинов Илсур һәм Әлфиянең өйләре бик кечкенә. Фатирга чират торалар, кайчан булыр икән?

– Сезнең гаилә Ташкичү авыл җирлегенең 2011 елның 25 июлендәге 15нче номерлы карары белән исәпкә куелган. Быел 4 гаиләгә сертификат бирелде.

2016 елга Арча муниципаль районы буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләр исемлегендә сезнең гаилә 6нчы номер белән чиратта тора. Чират шулай барганда сез 2017 елда фатирлы булырсыз дип ышанам.

 Нурислам Латыйпов:

– Исәнмесез, Илшат Габделфәртович! Арча матур, экологик чиста шәһәр. Бик матур йортлар төзелә. Яшьләр күп, ләкин ни өчен күпләр эшкә Казан шәһәренә йөри, гаиләләрен калдырып күпме вакытларын юлда үткәрәләр. Яңа эш урыннары булдыру планлаштырыламы? Алдан ук рәхмәт әйтәм.

– Сез бик мөһим һәм авырткан урынга туры килгән сорау бирдегез. Без Арчаның яшәү өчен генә түгел, ә эшләү өчен дә уңайлы шәһәр булуын телибез. Шуңа күрә эш урыннары булдыру җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә өстенлекле мәсьәлә булып тора. Киләсе елда яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирә торган берничә объектны төзи башларга уйлыйбыз. 2016 елның гыйнварында сендвич-панельләр заводы төзелә башларга тиеш. 2016 елның августында декоратив бетон җитештерү заводын төзи башлау планлаштырыла. Монда тимер-бетон эшләнмәләре, тротуар плиткалары, бордюрлар, кече архитектура формалары җитештереләчәк.

2016 елның җәендә төп җитештерү төрләре сөт продукциясе эшкәртү, сугым цехы, ит продукциясе эшкәртү, соклар җитештерү булган агросәнәгать паркы төзеләчәк.

Шулай ук хәзерге вакытта 100 мең башлык кошчылык фабрикасы төзү буенча сөйләшүләр алып барыла. 2016–2017 елларда 400–500гә кадәр яңа эш урыннары булдыру планлаштырыла.

Илнар Баһаветдинов:

– Исәнмесез, Илшат Габделфәртович! Минем авылда хайваннар асрыйсым килә, ләкин аны башлап җибәрергә акчам юк. Сез миңа булышып җибәрә алмассызмы икән, бөтен өметем сездә генә.

– Республика хөкүмәте авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләге булган кешеләргә булышу буенча берничә программаны тормышка ашыра. Шуларның берсе эш башлаучы крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм программасы. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, анда катнашып, 1,5 миллион сумга кадәр грант алырга мөмкин.

2015 елның уртасыннан Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалык- ларда кечкенә сөтчелек фермалары төзү программасы гамәлдә. Субсидия мөрәҗәгать итү вакытында 3 сыеры булган һәм аларны 8 башка җиткерү бурычы алган кешеләргә бирелә. Аның суммасы 200 мең сум. Әлеге субсидияне безнең районда 30 кеше алды инде. Сезгә тулырак мәгълүмат һәм хыялларыгызны тормышка ашыруда ярдәм алу өчен район башкарма комитетының икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Ирем белән аерылыштык. 3 балам бар. Бүгенге көндә мин бер тиенсез утырам. Садикка, мәктәпкә түләргә кирәк, миңа нишләргә? Зинһар ярдәм итегез. Мин ана капиталына өй алдым, әмма ул өй минем авария хәлендә, ул өйдә мин балаларны торгыза алмыйм. Мин бүген әниләрдә торам. Минем иремнең 250 мең бирәчәге бар.

– Социаль яклау идарәсе биргән мәгълүматларга караганда сез балалар өчен ташламалар аласыз. Апрельдә гаиләгә акчалата матди ярдәм дә күрсәтелгән. Кызганычка каршы, законда Сезнең гаиләгә финанс ярдәме күрсәтүнең башка формалары каралмаган. Элеккеге ирегездән алимент түләтү мәсьәләсе буенча судка мөрәҗәгать итегез.

Халидә Әсхәдуллина, Ашабаш:

– Мин өч бала анасы. Балаларыма 15, 12, 2 яшь. Ирем үлде, икенче ел китте инде. Әти-әнием дә вафат. Өебезгә зур ремонт кирәк. Мунча юк, койма-капкалар юк, су кермәгән. Безгә берәр ярдәм тиеш түгелме икән соң?

– Сезнең катлаулы тормыш хәлен аңлыйм. Әмма шәхси йорт биләмәләрен ремонтлау өчен район бюджетында акча каралмаган. Сезнең гаилә хәлен урынга барып өйрәнү буенча район социаль яклау идарәсе җитәкчесенә күрсәтмә бирелде.

Ләйсән:

– Минем балага 1,5 яшь чакта кулы пеште. Хәзер аңа 4 яшь. 3 айдан 3 айга дәваланып торабыз. Хастаханәдән санаторийда дәваланырга дип кайтаралар. Район социаль яклау бүлегенә барсам – 7 яшьтән, диләр. Хастаханәдә район социаль яклау бүлеге аша диләр. Миңа нишләргә?

– Гражданнарга сәламәтләндерү учреждениеләренә юлламалар бирү, дөрестән дә, социаль яклау органнарына йөкләнгән. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы буенча балаларга сәламәтләндерү учреждениеләренә юлламалар 7 яшьтән бирелә. Без бары тик закон кысаларында гына эш итә алабыз.

Алсу Галимуллина:

– Исәнмесез, Илшат Габделфәртович! Сезгә инвалид бала анасы мөрәҗәгать итә. Кызга 3 яшь тә 10 ай, бик акыллы, аралашучан, шат бала. Балалар белән аралашырга бик ярата, бик тә бакчага барасы килә. Ләкин ул үзе генә йөри, басып тора алмый, бары булышлык белән, анда да көчкә генә. Гадәти бакчада аны карый алмаячаклар, чөнки анда балалар күп. Мәгариф идарәсендә Арчада инвалид балалар күп һәм аларның берсе дә бакчага йөрми, диделәр.

Зинһар өчен безнең үтенечкә игътибар итә күрегез! Бәлки бакчалар каршында инвалид балалар өчен кечерәк төркемнәр оештыру мөмкинлеге бардыр? Сезнең сүзне бик көтәм.

– Бүгенге көндә районның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән, үзләре басып тора һәм йөри алмый торган балалар өчен шартлар тудырылмаган. Әмма физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар райондагы “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү үтә ала. Бу мәсьәләнең башка урыннарда ничек хәл ителүен өйрәнеп, әлеге сорауга тагын ачыклык кертербез әле.

Гөлназ Субаева:

– Илшат Габделфәртович, исәнмесез! Минем сезгә әйтәсе сүзем, үтенечем шул: Кәче авылында 1932 елгы, инде 4 елын урын өстендә ятучы әбиемә бернинди дә ярдәм юк. Ничә еллардан бирле шул бушка биреләсе памперсларны алмыйм һәм тиешлене бирмиләр дә.

Социаль яклау бүлегенә күләмен арттырыгыз, дип мөрәҗәгать иткәч, ВТЭКка Казанга барып әйтегез, диделәр... Минем үтенечем шул: зинһар тиешле әйберне биреп, ярдәм сорап барган җирдә күңелгә ятышлы итеп ярдәм күрсәтсәләр иде! Рәхмәт сезгә, минем үтенечне игътибарсыз калдырмассыз дип ышанам.

 – Сез үзегезнең соравыгыз- да соңгы айларда республика матбугатында еш языла торган мәсьәләне күтәрәсез, чөнки памперслар кайтару проблемасы чыннан да бар. Сезнең әбиегезгә ВТЭК табиблары тарафыннан шәхси тернәкләндерү программасы кысаларында тиешле күләмдә техник тернәкләндерү чаралары язылган булган. Социаль яклау бүлеге мәгълүматы буенча, памперсларның соңгы партиясе шушы көннәрдә кайтачак. Мин киләчәктә андый кыенлыклар булмас дип ышанам.

Эльза Зарипова:

– Исәнмесез, Илшат Габделфәртович! Беренче чиратта өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарыгыз өчен пенсионерлар исеменнән зур рәхмәт белдерәбез! Һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Без район хакимиятенең эшен күреп торабыз, шәһәребез уңай якка үзгәрә. Шәһәр хакимияте киләчәктә дә Сезнең кул астында Арчада яшәүчеләр бәхете өчен эшләр дип ышанабыз. Шушы уңайдан Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемен йөрткән урамда яшәүчеләр исеменнән әлеге урамга игътибар итүегезне сорыйбыз. Зират ягыннан берничек тә әйләндереп алынмаган чүп урыны куйдылар. Шуңа күрә аз гына җил иссә бөтен чүп урамга оча.

 Яз, көз сазлык итекләре киеп йөрибез. Урам матур булса, балалар да горурланыр иде. Урам башында кечкенә генә мемориаль такта куелса да начар булмас иде. Зинһар өчен Гани Сафиуллин урамын 2016 ел программасына кертегез.

– Җылы теләкләрегез һәм котлауларыгыз өчен рәхмәт. Республика һәм муниципаль программалар нигезендә Гани Сафиуллин урамына 2018 елда вак таш салыначак.

Чүп контейнеры урнашкан территорияне әйләндереп алу турында “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесенә күрсәтмә бирелде һәм әлеге мәсьәлә хәл ителгән дип беләм.

Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин урамына мемориаль такта кую мәсьәләсе турында уйларбыз.

Людмила Трофимова:

– Исәнмесез! Татар Кәдрәге авылында үзәк урамга ник Чулпан һәм Иске Чүриледәге кебек утлар куелмаган, бу да федераль юл бит. 2013 елда бер хатын-кызны урамны чыкканда машина бәреп үтерде.

– Казан-Малмыж автомобиль юлын яктырту “Главтатдортранс” оешмасы карамагында һәм аны торак пунктта социаль-мәдәни объектлар булуына һәм юлның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә (юлның турылыгы, борылышлар булуы) бәйле дип аңлаталар. Сезнең авыл урамына да утлар куюны сорап “Главтатдортранс” оешмасына хат язылды.

 Габделнәфыйк Фәттахов, Наласа:

– Шәхси хуҗалыклар тапшырган сөт бәяләре һаман да түбән булып кала. Башка әйберләргә бәя артып тора бит. Бу юнәлештә берәр үзгәреш булмасмы икән?

– Хөкүмәт уртача сөт сатып алу бәяләрен контрольдә тотарга тырыша. Сөт эшкәртүчеләр белән бөтен яклар өчен дә гадел, тотрыклы бәяләр булдыру турында сөйләшүләр алып барыла. Җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр өчен сезонлы бәяләр билгеләнә.

Арча сөт комбинатыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, югары сортлы сөтнең базис бәясе 20 сум 68 тиен, беренче сортныкы –18 сум 80 тиен.

Базис буенча майлылыкның иң түбән чиге – 3,4 процент, аксымныкы 3 процент. Майлылык һәм аксым арткан саен бәя дә арта. Мәсәлән, майлылык – 3,7, аксым 3,3 процент булса, сөтнең килограммы – 21 сум 08 тиен.

Сөтнең майлылыгына карап бәясен күтәрү һәркемнең үз кулында. Сөтне югарырак бәягә җыючыга тапшырырга тырышыр- га кирәк.

Исемен әйтергә теләмәгән әби:

– Орнашбашка автобус йөртеп булмасмы? Көндез бер-ике рейс кына булса да.

– Арча районы авылларында автобуслар йөртү өчен җитәрлек пассажирлар юк, шуңа күрә шәхси оешма булган “Арча АТП”сына бу файдалы түгел, дигән җавап алдык әлеге оешмадан. Зыянга эшләгән маршрутлардагы чыгымнарны түләү өчен район бюджетында акча каралмаган.

Клара Сөләйманова, Утар Аты:

– Арчада нигә морг юк икән? Безнең авылның Совет урамында бер генә лампочка яна. Сайлау булганда урамнар якты, аннан соң караңгы.

– Район хастаханәсендә морг бар, ул һәрвакыт эшли. Ләкин соңгы елларда махсус бина булмау сәбәпле, суд-медицина экспертизасы үткәрелми иде. 2016 елда суд-медицина экспертизасы бүлеге төзү республика программасына кертелде.

Авыл урамын яктыртуга килгәндә, Совет урамында 16 хуҗалык, урамны 4 лампочка яктырта, дигән җавап алынды авыл җирлегеннән. Утар Аты авыл җирлеге 2016 елда урам утларын яңарту программасына кертелде, киләсе елда лампочкалар саны артачак.

Аида Мөхәммәтҗанова:

– Исәнмесез! Сезгә ялкынлы сәламәт яшәү рәвеше тарафдары буларак мөрәҗәгать итәм. Без өч бала үстерәбез, бөтен гаилә белән актив ял итәргә яратабыз, кышын бу чанада һәм чаңгыда шуу. Ләкин быел ни өчендер моны стадионда тыялар, анда таучыклар болай да калмады инде, ә булганына ком сиптеләр. Кичләрен йокы алдыннан автомобиль юлыннан йөрергә туры килә, ә бу балалар өчен куркыныч, стадионны кичке 9да ябалар.

– Стадионда чанада шуу өчен ясалган таучыклар юк иде. Стадионда ясалма таучык эшләнде, балаларыгыз белән рәхәтләнеп шуыгыз. Стадион тәүлек буе эшли, 4 яктан 4 ишек һәрвакыт ачык.

Айдар Ильясов, Арча:

– Исәнмесез, Илшат Габделфәртович! Мин Арчада өченче буын вәкиле һәм безнең иске, революциягә кадәр төзелгән вокзалда Мәскәүгә, Симферопольгә һ.б. баручы тиз йөрүче поездлар туктаганын яхшы хәтерлим. Хәзер безнең вокзал менә дигән, вокзал алды мәйданы да бик матур, ләкин соңгы Круглое поле–Мәскәү поезды Арчада 2010 елда тукталды. Арча, Балтач районнарында яшәүчеләр Казан шәһәренә барып утырырга мәҗбүрләр. Мин Арча вокзалы хезмәткәрләренә әйтеп караган идем, алар район хакимияте Круглое поле–Мәскәү поездын Арчада берничә минутка туктатуны сорап безнең җитәкчелеккә мөрәҗәгать итсен, диделәр. Шушы мәсьәләне хәл итеп бул- масмы икән?

– Без Арча һәм якын-тирә районнарда яшәүче бик күп кешеләрнең сорауларын исәпкә алып, Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе җитәкчелегенә Арча станциясендә еракка йөри торган поездларны туктатуны сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп карадык. Кызганыч, безгә пассажирлар аз булганга составларны Арчада туктату “Россия тимер юллары” акционерлык җәмгыяте өчен файдалы түгел, дигән җавап юлладылар.

– 2015 елның 1 гыйнварында Арча район хастаханәсендә көтеп алган беренче балам дөньяга килде. Яшь гаилә буларак, шул хөрмәттән бернәрсә булмады. Инде хәзер балама тиздән 1 яшь тула. Минем бу соравыма җавап бирерсез дип ышанып калам.

– Рәхмәт Сезгә, яңа фикер биргәнегез өчен! Яңа елда туган беренче балага истәлекле бүләк тапшыру турында карар кабул ителде. Шул исәптән сезнең балага да бүләк килеп җиткәндер дип ышанам.

Фәния Габдрахманова, 75 яшь, Арча шәһәре, Ямашев урамы:

– Арчабыз бик матурланды. Парклар, балалар мәйданчыклары барлыкка килде, урамнарга асфальт- лар салынды. Киләчәктә, бәлкем, безнең урамга да асфальт җәелер.

Без елга кырыенда яшибез. Елга тирәсен клен агачы баскан иде. Рөстәм Касыймовка мөрәҗәгать иттем. Бер әйтү белән кисеп киттеләр. Чүп түгә торган урынны тәртипкә китерергә кирәк иде, дигәч тә сүземне тыңладылар. Икенче көнне үк килеп плитә җәеп, ясап киттеләр. Без – өлкәннәрнең сүзенә колак салып, гозерләребезне үтәгән, халыкка уңай булсын дип тырышып йөргән өчен район башлыгына, шәһәр җитәкчесенә зур рәхмәтемне белдерәм.

– Рәхмәт! Мин, булган мөмкинлектән файдаланып, Яңа елга якынлашканда барлык райондашларга мөрәҗәгать итеп, районыбыз елъязмасы битләрен бергәләп язабыз, дип әйтәсем килә. Анда икътисади уңышларга, авыл хуҗалыгын һәм производствоны үстерүгә, спорт казанышларына урын бар. Безнең алда әле шатлыклы күп вакыйгалар, зур күрсәткечләр һәм яңа рекордлар булачагына шикләнмим! Хезмәт сөючәнлегебез, күңел юмартлыгы, энергия һәм максатка омтылучанлык шуңа дәлил булып тора.

Барлык арчалыларга яхшы кәеф, уңышлар, иминлек телим! Һәр гаиләгә тынычлык, шатлык һәм куанычлар насыйп булсын!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International