2016 елның 9 гыйнварында Казанда нәфислек училищесында Республиканың “ Кышкы палитра” исемле бәйгесе узды. Арча балалар сәнгать мәктәбеннән бу бәйгедә 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары: Багавиева Ләйсән, Гибадуллина Диләрә, Гайнетдинова Галия, Сибагатуллина Зөһрә,Шамсутдинова Зилә катнашты. 4Нче сыйныф укучылары арасында Арчаның нәфислек бүлегенә йөрүче Гибадуллина Диләрә беренче урынга лаек булды. Аңа I- дәрәҗәдәге лауреат дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.Укытучысы Фатхуллина Раилә Динулла кызы. Укучыларга һәм укытучыга яңадан яңа уңышлар телибез.