Сүнмәс моңы калды, җырлары

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Сүнмәс моңы калды, җырлары

Язмамны моңсу бер хикәят итеп түгел, күтәренке рухта язасы килә. Айрат Зыятов үзе җор телле, күңелле кеше иде. Елап, сыкрап утырганны яратмас. Ул узган ел бакыйлыкка күчте. Китабын күрә алмады.

Яңа гына табадан төшкән китабын кулына алса, и-и, сөенер иде. Ул бит сабый балаларча куана белде. Айрат Фәрхәт улының татар теле һәм әдәбияты буенча ачык дәресендә булган, сәхнәләрдә сөйләгәнен, мәҗлесләрне алып барганын, спектакльләрдә уйнаганын күргән бар. Ул кешене рәхәтләндереп ял иттерә белде. Хис-кичерешләрен курай моңына салды. Энесе Фәнис абыйсы исеменнән “Бәхилләшү” поэмасын язды.

Сау бул, курай,

 аерылсам да синнән,

Сүнмәс моңым калыр,

 җырларым.

Сүнмәс моң... Чү! Айратның курай моңы ишетелә түгелме? Нәкъ үзе, ул уйнаган “Тәфтилләү” көе!

И мөкатдәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? (Г. Тукай сүзләре)

Бу хатирә генә түгел, чынбарлык иде. Өчиле мәктәбендә Айрат Зыятовның “Кеше китә, җыры кала” китабын тәкъдир итү кичәсендә улы Илгиз курайда уйнады. Сөбханалла, бармаклары, гәүдәсе, йөз чалымнары, йөрүенә кадәр нәкъ әтисе! Кызы Дилә дә аналар турында әтисе язган поэманы бик матур итеп укыды. Айрат Зыятовны менә кемнәр яшәтә – балалары һәм иҗаты!

Өчиле мәктәбе укучыларының кичәдә “Кеше китә, җыры кала...” китабында тупланган мәсәлләрне уйнауларын яратып карадык. Телләре телгә йокмый, шулкадәр оста итеп шигырь юллары белән сөйләштеләр. Хәтта вакыт-вакыт рифмалар Габдулла Тукайны хәтерләтте.

“Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән” мәсәленнән бер өзек. “Урман аланы, Бик моңсу рәвешле Эт арлы-бирле йөренә, өреп-улап куя.

Вау-вау-вау-һу!

 Бик ямансу –

Сыза күңел,

Кызык түгел!

 Ярсый йөрәк,

Нәрсә кирәк?

Белмим үзем,

Бирче түзем”.

Мәсәлләрне укып чыктым, теленә сокландым. Без ул осталыкны Айратның сөйләшүеннән, аның кеше алдында чыгыш ясавыннан да белә идек. Аның һәр әсәренә тәрбияви зур мәгънә салынган. Балалар өчен менә дигән сәхнә китабы. Китапны районның татар теле укытучыларының методик берләшмәсе әзерләгән. Район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Мортазина:

– Узган ел май аенда Айрат үзе минем янга килде, – дип сөйләде. – Кулында калын гына дәфтәр иде. Китап чыгарып булмасмы икән, диде. Мин, эшләрбез, дип ышандырдым. Җәен хезмәттәшебез вафат булды. Ә китап минем өстә калды. Тәвәккәлләп тотындык һәм башкарып чыктык.

Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Вәлиева:

– Мин Айрат Фәрхәтовичның китабына керәсе мәсәлләрен компьютерда җыйдым, – дип сөйли. – Аларны исем китеп укыдым. Безнең хезмәттәшебез нинди сәләтле кеше булган! Иҗатын ул ник яшереп яткан?! Ник алдан китабын чыгармаган? Нинди кешене югалтканбыз...

Айрат Зыятов “Кеше китә, җыры кала...” китабы белән үзен язучы буларак танытты. Үлмәс әсәрләр язган шәхесләр бер китабы белән дә тарихка кереп кала.

Р.S. Айрат Зыятовның “Кеше китә, җыры кала...” китабын тәкъдир итү кичәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев та килде. Район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, кунаклар белән зал шыгрым тулы иде. Беренче рәттә әти-әнисе ветеран укытучылар Фәрхәт абый белән Мәрьям апа утырды.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International