2015 елда Арча районында 40 янгын булган

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2015 елда Арча районында 40 янгын булган (2014 елда — 43), барысы 2 млн. 230 мең сум зыян килгән. Узган ел янгыннарда 7 кешенең гомере өзелгән (2014 елда — 5).

— Бәхеткә, Яңа ел бәйрәмнәре имин үтте, — ди янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Илшат Мәхмүтов. — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр янгынга каршы аерым режим кертелгән һәм пиротехник әйберләр җибәрү махсус билгеләнгән урыннарда гына рөхсәт ителгән иде. Әлеге тәртипне бозган 12 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

Узган ел чыккан янгыннарның төп сәбәпләре — ут белән саксыз эш итү, электр җиһазлары һәм көнкүреш приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International