Редакциягә беркөн Арча станциясе мәчете шәкертләре керде. “Районда Мәүлид бәйрәме узды

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Редакциягә беркөн Арча станциясе мәчете шәкертләре керде. “Районда Мәүлид бәйрәме узды. Без дә катнаштык. Аннан зур канәгатьләнү хисе белән, күп мәгълүматлар алып, мөнәҗәтләр тыңлап, шатланып кайттык. Ә ул бәйрәмне оештыручыларның берсе – безнең мөгаллимәбез Рая Фәтхуллина иде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул яшьләрчә энергия, педагогларга хас игътибарлык, сабырлык, төгәллек белән белем бирә, безне әби-бабайларыбыз тоткан дингә өйрәтә”, – диделәр алар һәм мөгаллимәләренә саулык-сәламәтлек, гаиләсендә тынычлык, бәхет булып, киләчәктә дә бу изге хезмәтен дәвам итүен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International