Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 1 гыйнварда Югары Мәтәскә авылында яшәүче Рәшидә Хәйретдинованы, 2 гыйнварда Иске Масра авылында яшәүче Мәрьям Фазылҗанованы, 5 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче Бибисабира Галиеваны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.