Район җитәкчеләрен генерал бүләкләде

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Район җитәкчеләрен генерал бүләкләде

4 гыйнварда ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин Арча районында булып китте. Ул бер төркем җитәкчеләргә бүләкләр тапшырды. 

Сергей Николаевич соңгы елларда Арча районының башкаларга үрнәк булып торуын билгеләп үтте. Ул армиягә чакыру, контракт буенча хезмәт итүчеләрне туплау, хәрби патриотик тәрбия алып бару мәсьәләләрендә арчалыларның уңышларын югары бәяләде. Узган ел үткәрелгән “Үзәк – 2015” хәрби өйрәнүләре вакытында да безнең районның куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәвен ассызыклады. “Районнан вакытлыча хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән 15 кешенең дә яхшы әзерлекле булуы һәм алга куелган хәрби бурычларны намус белән үтәве – моның ачык дәлиле”, – диде ул. Шул уңайдан генерал район башлыгы Илшат Нуриевка Россия Федерациясе хәрби көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәме һәм илне саклауга хәзерлекне ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен Россия Оборона министрлыгының “Хәрби дуслыкны ныгыту өчен” медале һәм республика хәрби комиссарының Рәхмәт хатын тапшырды.

Шундый ук Рәхмәт хатлары белән район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина, “АСПК” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Вазыйх Бикмуллин, “Икстрой” ширкәте җитәкчесе Илдар Зиннәтуллин, “Стройтран- спорт” ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин, Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин да бүләкләнде.

Сергей Погодин район хәрби комиссары Алмаз Борһановның да эшен уңай бәяләде. Ел нәтиҗәләре буенча ул җитәкләгән ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге республикада 1нче урынга лаек булды. Генерал Алмаз Борһановка Үзәк хәрби округы командующиеның Мактау грамотасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International