Арча муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча комиссиянең утырышы булды.
Утырышны муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Утырышта район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев, районның контроль-санау палатасы җитәкчесе Надия Сафиуллина, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илһам Сираҗиев чыгыш ясады.