Күзләреннән нурлар сибелә
Ана бәхете... 90 яшьлеген билгеләп үткән Мөсәвирә Фәсахова өчен кызларының, оныкларының янында булуыннан, олыгайган көнендә йөрәк парәләре мәхәббәтен тоеп, кадер-хөрмәттә яшәвеннән дә зуррак бәхет юктыр, мөгаен. Әнә ана үзенең ике ягында утырган кызлары Рәйхана белән Рәсимәгә ничек яратып, сөеп карый. Бу мизгелдә аның күзләреннән очкыннар сибелгәндәй була, йөзе нурга күмелә.
Шунда күзем ананың кулларына төште. Бик күпне кичергән җыерчыклы, кытыршы куллар. Ананың шушы 90 ел эчендә күргәннәре аларның һәрберсенә уелып-уелып язылган.
– Бүгенге тормышым бик яхшы, Аллага шөкер. Әмма кайчак үткәннәрне барлап утырам да, йөрәгем жу итеп китә. Шушы гомер эчендә ниләр генә кичермәгән бит бу башлар, – ди Мөсәвирә апа Фәсахова.
Тумышы белән Күкчә Бирәзәдән ул. Күп балалы гаиләдә бердәнбер кыз бала.
– Әтием дә, әнием дә бик тырышлар иде. Тик әнием кыска гомерле булды. 1941 елның февралендә безне әти кулына калдырып, күзләрен мәңгегә йомды. Аннан сугыш башланды. Әни булмаса да, мине, 16 яшьлек кыз баланы, окоп казырга җибәрделәр. Авылдашым Габделхәй белән (хәзер мәрхүм инде) качып кайттык. Чабаталар тишелеп бетте. Әти коты чыгып каршы алды. Ул вакытта качып кайтканнарга төрмә бит. Кочаклашып елаштык та, мич башына менеп яттым. Озак йоклаганмын. Әти исән микән бу бала, дип яныма килеп караш- тыргалап киткән. Бераздан урман кисәргә җибәрделәр. Билдән кар ерып эшләгәннәр бүгенгедәй истә, – ди тыл ветераны.
Аннан Мөсәвирә әтисе, ике энесе белән Монголиягә, кайткач, дус кызларына ияреп Донбасска, шахтага эшкә китә. “Әти башта каршы килде. Тик аннан соң күнде. Акча эшлибез, имеш. Кыз бала, киенәсе килә бит. Тик әти түзмәгән, энем Мәхмүтне мине алып кайтырга җибәргән”, – ди ул.
1949 елда кыз Урта Бирәзә егете Рәхимҗанга кияүгә чыга.
– Төгәл кеше иде. Бар әйбернең үз урынында булуын яратты. Балаларны да шуңа өйрәтте. Тырыш иде. Кулы эш белде. Өйләр салды, – ди Мөсәвирә апа. – Тормыш булгач, төрле хәлләр булгандыр, анысы. Тик тату яшәдек. Дүрт бала тәрбияләп үстердек. Барысы да исән-саулар, Аллага шөкер. Рәхимҗан гына арабызда юк.
Бер улы гаиләсе белән авылда гомер итә, икенчесе – Казанда, ә ике кызы Арчада. Мөсәвирә апа бүгенге көндә кызы Рәйхана, кияве Данил тәрбиясендә яши. “Бик кадерлиләр, рәхмәт аларга. Киявем дә яхшы кеше булды, – ди Мөсәвирә апа. – Оныкларым, оныкчыкларым өчен дә сөенеп туя алмыйм. Өч балам да гаиләле, яннарында авыр чакта таянырга терәкләре бар. Рәсимәм генә ялгызы тормыш дилбегәсен тарта. Аның өчен йөрәгем авырта”.
– Мине әни 47 яшендә тапкан. “Кит моннан, бу яшьтә бала алып кайталармыни, кеше көләр”, – дисә дә үзенә охшагангамы, әти мине бик яраткан. Бала табу йортыннан да мине “ЗИЛ” машинасы белән (башкаларга ат кына эләккән) алып төшкәннәр, – ди Рәсимә көлеп. – Әни әле, сөбханалла, хәтере дә яхшы. Күп очракта “әни, оныттырма”, дип аңа әйтеп куябыз. Чәчәкләр ярата ул. Менә шуны истә тотып үзенә гөл алып килдем.
Әнә шулай үткәннәргә сәфәр кылып, кызыклы мизгелләрне искә төшереп, бик озак сөйләшеп утырдык. Ниндидер җылылык, рәхәтлек хөкем сөрә бу йортта. Ә Мөсәвирә апа, газиз ана, яраткан дәү әни аңа нур һәм ямь өсти.
Гөлсинә Зәкиева