Кубок Әтнәгә китте
9 гыйнварда Яңа Кенәрдә “Арча хәбәрләре” газетасы призына шахмат бәйгесе узды.
Быелгы турнирда 10 команда катнашты, хәтта Әтнә һәм Балтач районнарыннан да килгәннәр иде. Көне буе барган мавыктыргыч уеннар нәтиҗәсендә Әтнә урта мәктәбе командасы җиңеп чыкты (тренеры Раил Шакиров). Команда капитаны Алинә Мөхәммәтова кызлар арасында шәхси беренчелекне дә отты. Әтнәлеләргә турнирның күчмә кубогы, Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге тапшырылды. Икенче урында Арча Укучылар сарае шахматчылары (тренерлары Айдар Яхин). Капитаннары, 7 яшендә үк район чемпионы булган Нияз Галәветдинов, бу турнирда да барлык көндәшләрен отып, шәхси беренчелекне яулады. Көндәшләре зур урта мәктәпләрдән булуга карамастан Яңа Кишет тугызъ- еллык мәктәбе укучыларының призлы өчлеккә керә алуы аеруча мактауга лаек (тренерлары мәктәп директоры Фарсель Минҗанов). Әлеге командалар да редакциянең Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Барлык җиңүчеләрне дә ихластан тәбрик итәбез!
Бәйгене оештыруда башлап йөрүче тренерларга, хөкемдарларга һәм безне җылы кабул иткән Яңа Кенәр мәктәбе коллективына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Рәхмәтебезнең иң зуры – безне хөрмәт итеп килгән шахмат сөюче яшь дусларыбызга! Яңа ел барыгызга да яңа уңышлар алып килсен!
Исрафил Насыйбуллин