Кышкы каникуллар
Яңа ел каникуллары күпләр өчен ял, бәйрәм булса, район мәдәният идарәсе, Арча Мәдәният йорты, гомумән, районның мәдәният учреждениеләре өчен кызу эш чорына әверелде. Халыкның ялын оештыру, бәйрәм рухы өстәү өчен нинди генә чаралар үткәрелмәде бу көннәрдә.
26 декабрьдән үк башланды алар. Ул көнне Кыш бабай, Кар кызы парадлары, бәйрәм тамашалары белән үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Ә 31 декабрьдә анда катнашкан командаларның иң яхшыларына бүләкләр тапшырылды. Парадта җигелгән атлар белән килгән Арча Мәдәният йорты Кыш бабаена – беренче, балаларга әкияти паровозда йөрү мөмкинлеге тудырган Арча сәнгать мәктәбенә – икенче, Кыш бабайны заманча мотоциклда мәйданга алып кергән Арча Укучылар сарае коллективына өченче урын бирелде.
Сәхнәдә күрсәткән чыгышлары өчен дә урыннар билгеләнде. “Казан арты” тарих-этнография музее һәм үзәк китапханә коллективлары – беренче, халыкны социаль яклау бүлеге һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе – икенче, балалар бакчалары коллективлары өченче урынга лаек булды. Мәгариф идарәсе, “Арча хәбәрләре” газетасы һәм “Арча” телерадиокомпаниясе, “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, педагогика көллияте, шәһәр башкарма комитеты командалары чыгышлары да уңай яктан билгеләп үтелде.
Оешма, учреждение, предприятие, мәктәп- ләр, балалар бакчалары тирә-яннарын утлар, кар фигуралары белән бизәү матур традициягә әверелде. Гадәттәгечә быел да иң яхшыларына урыннар һәм бүләкләр бирелде. Беренче урыннарны “Тепло-Сервис” һәм “Водоканал-Сервис” ширкәте, Арча агросәнәгать һөнәри көллияте, Арчаның җиденче мәктәбе, “Шатлык” балалар бакчасы, “Идарәче компания” ширкәте, икенче урыннарны Арча “МСО”сы ширкәте, “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Шушмабаш мәктәбе, Арчаның өченче мәктәбе, “Уют” торак–милекчеләр ширкәте, өченче урыннарны район электр челтәре, халыкны социаль яклау бүлеге, Казанбаш мәктәбе, Пөшәңгәр балалар бакчасы, “Надежда” торак–милекчеләр ширкәте яулады. Шәһәрне бизәүдә актив катнашкан “Энергосервис”, “Металл” ширкәтләренә рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Үзәк чыршы янын бизәүчеләр дә бүләксез калмады. Яңа Кенәр интернат-мәктәбе сыннарына – беренче, Арча сәнгать мәктәбе иҗатына – икенче, җиденче мәктәпкә өченче урын бирелде. Арча агросәнәгать һөнәри көллияте бизәлеш буенча махсус бүләккә лаек булды. Шушмабаш, Арчаның беренче, икенче мәктәп- ләре, бишенче гимназия, педагогика көллияте, Арчаның гуманитар-техник техникумы һәм социаль белем бирү академиясе, Укучылар сарае, балалар бакчалары, яшьләр парламентына кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм ул к өнне яңа елның беренче иртәсендә дә дәвам итте.
7 гыйнварда да Арча мәдәният идарәсе һәм Мәдәният йорты арчалыларны үзәк чыршы янына җыйды. Бу көнне биредә “Арча кичләре” гөрләде. Кичәне Илмира Фазылҗанова белән Данис Гайфуллин күңелле итеп алып барды. Арчадан Рәсим Низамиев, Гүзәл Шакирова, Фирдүс Ганиев, Зәринә Никитина, Ринат Бариев, Иске Чүриле авыл җирлегеннән Оксана Миннекәева, Рәдиф Шәмсетдинов, Илшат Сәгъдиев, Ләйлә Афзалова, Урта Курса авыл җирлегеннән Алисә Мотыйгуллина, Сеҗе авыл җирлегеннән Илназ Мөбарәкшин, Халидә Газизова, Илшат Мәһдиев, Адилә Салихова, Нияз Минһаҗев (дуэт), Фәнзил Әсхәдуллин чыгыш ясады. “Рус җыры” халык вокаль ансамбле (җитәкчеләре Фирая Батыршина һәм Илшат Гатин) ул көнне үзәктә булды, чыгышлары белән сөендерде. Тамашачылар белән кызыклы уеннар да оештырылды. Раштуа бәйрәме уңаеннан чыршы бәйрәме Арча сәнгать мәктәбендә үтте. 8 гыйнварда Арча Мәдәният йортында яшьләр өчен дискотека булды.
5, 7, 9 гыйнварда Арча Мәдәният йорты театр сәнгате сөюче балаларны үзенә җыйды. Бу көннәрдә Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче “Яшьлек” театр студиясе яшь артистлары Илгиз Зәйнинең “Кәҗә, Сарык һәм башкалар” спектаклен (режиссеры Зилә Зиннәтова) тәкъдим итте. Премьера уңышлы узды. Яшь артистларның чыгышы балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә ошады. Залдагылар ул көнне Габдулла Тукайның барлык әкият геройлары белән дә очрашты. Үзешчәннәр осталыклары, үткенлекләре, рольгә тәмам кереп бетеп уйнаулары белән яшь тамашачы күңелен бик тиз яулап алдылар. Анда безнең хезмәттәшебез Раушан Кадыров та (Бүре ролендә) уйнады.
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә, Арча үзәк китапханәсендә, Укучылар сараенда, “Казан арты” тарих-этнография музеенда, Мәдәният йортында, мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә чыршы бәйрәмнәре, берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч чаралар үтте, Яңа Кырлайдагы Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе меңләгән кунаклар кабул итте.
Яңа Кенәрдә урам концертлары бара. 9–10 гыйнварда Мәдәният йортында Урак һәм Чүкеч, Ленин, Совет, Бакча урамнары халкы бергәләшеп концерт куйды.
“Арча” спорт комплексы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Боз сарае да каникул көннәрендә көн дә ачык булды. Боз сараенда хоккей буенча ярышлар, балалар өчен күңелле стартлар һәм башка кызыклы массакүләм чаралар үтте, теләгән кеше тимераякта шуды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, спорт мәктәбе “Биредә йолдызлар кабына” дигән исем астында спорт төрләре буенча спорт һәм сәламәтлек фестивале, чаңгы ярышлары, мастер-класслар оештырдылар. Мәгариф идарәсе Укучылар сарае белән берлектә укучыларны Арча стадионына җыйды. Биредә кышкы спорт төрләре буенча ГТО нормаларын тапшыру булды. Мәгариф учреждениеләре каникул дәвамында төрле спорт ярышлары, күңелле стартлар һәм башка чаралар үткәрде, балаларны культпоходларга, экскурсияләргә алып баруны оештырдылар. Мәктәп яны лагерьлары да эшләде.
Кыскасы, рәхәтләнеп ял итәм, күңел ачам дигән кешегә мөмкинлекләр күп булды. 10 көн ял сизелмичә дә үтеп китте. Хәзер инде ел дәвамында тырышып укырга, эшләргә генә калды. Яңа ел һәрберебезгә бары тик сәламәтлек, бәхет, шатлыклар гына алып килсен, хыялларыбыз тормышка ашсын.
Гөлсинә Зәкиева