Арбаң әзерме?
Арбаны — кыш, чананы җәй әзерлә, ди халык мәкале. Кыш уртасы гына булса да, кем әйтмешли, язлар да тау артында түгел инде. Кояш та юмартрак карый, көн озайганы да сизелә. Безнең игенчеләребез “арбаны” ничек әзерли соң?
— Сабан орлыкларының күләме җитә, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Әмма шуның 6 проценты, гади телдә әйтсәк, “картайган” орлыклар. Бу мәсьәләдә “Тукай”, “Аю” хуҗалыкларына ныклап шөгыльләнәсе бар.
Узган ел “Курса МТСы” ширкәте республиканың элиталы орлыклар ассоциациясенә кергән хуҗалыклар арасында өченче урынны яулады, Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
— Бездә бөтен орлыклар элиталы, — ди хуҗалыкның баш агрономы Вилдан Дияров. — Ел саен 4–5 төрле оригиналь сортлар алабыз. Басудан кайткан ашлык көнендә беренчел эшкәртү үтә. Орлыкчылык буенча Түбән Курса амбары мөдире Фәнзия Сабирҗанова зур эш башкара, тәҗрибәсе зур.
Быел районда бәрәңге 2 мең гектарда игеләчәк. Орлыгы җитәрлек.
— Киләчәктә бәрәңгенең мәйданын арттыру буенча эшләргә кирәк, — ди Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — “Арча” агрофирмасына” кергән хуҗалыкларга бигрәк тә. Аларның әле бәрәңге базлары да җимерелеп бетмәгән, игү техникасы да бар. Бәрәңгенең килограммы бүген 11–12 сум тора.
Республикада “3х100” дигән программа төзелде, ягъни көнбагыш, рапс һәм кукуруз культураларының сугыла торган мәйданнарын 100әр мең гектарга җиткерү бурычы куелды. Бездә аеруча кукурузга игътибар бирергә була. Министрлык белгечләре рационда кукуруз бөртеге булганда сөт күләме күпкә арта, диләр. Безнең районның “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте бөтен республикага үрнәк итеп күрсәтелде, узган ел бу хуҗалыкта кукуруз 167 процент рентабельлек бирде.
— Хәзердән үк иртә өлгерә торган гибрид сортларның орлыгын булдыру турында кайгыртырга кирәк, — ди баш белгеч. — Аннан комбайннарга кукуруз суктыру өчен махсус җайланмалар кайтарырга.
Минераль ашламалар белән эш кыенрак тора. Барысы 8 мең тонна селитра ашламасы кирәк, әлегә ул 200 тонна гына. 5 мең тонна катлаулы ашлама кирәк булып, шуның 1,5 мең тоннасы гына кайтарылган. 1 мең тонна калий ашламасы кирәк. 300 тоннасы гына бар. Республика агрономнары киңәшмәсендә Арча районы басуларының фосфор һәм калийга ярлы булуы әйтелде.
Техниканы сафка бас- тыру өчен 70 млн. сум акча кирәк. Чит ил техникасы ремонтлау кыенлыклар тудыра. “Арча”, “Мәрҗани” ширкәтләрендә ремонт эшләре сүлпән бара.
Ильяс Фәттахов