Яңа ел каникулларында 279 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Яңа ел каникулларында 279 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Бу көннәрдә 8 исерек хәлдә руль артына утырган кешегә (2се 31 декабрьдә) беркетмә төзелгән. Гадәттәгечә, куркынычсызлык каешын такмыйча, балаларны махсус креслога утыртмыйча йөрү, тизлекне арттыру, тиешсез урында каршы як полосага узарга чыгу очрак- лары күбрәк теркәлгән. Бер юл–транспорт һәлакәте булган. Түбән Мәтәскә тавында ике машина бәрелешкән. Икесенең дә йөртүчеләре тән җәрәхәтләре алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International