Арча үзәгендәге тукталышлар янына машиналар куюлары турында “Арча хәбәрләре” газетасы сайтында басылып чыккан иде

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Арча үзәгендәге тукталышлар янына машиналар куюлары турында “Арча хәбәрләре” газетасы сайтында басылып чыккан иде. “Шуннан соң бу урыннарда аеруча көчәйтелгән режим белән эшли башладык. Машиналар җәмәгать транспортына туктарга комачау ясамау өчен тукталыштан 15 метрдан да ким булмаган ераклыкта куелырга тиеш”, – диде безгә Арча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин. 20 декабрьдән алып бүгенгә кадәр генә дә шуны аңларга теләмәүчеләргә 60 беркетмә төзелгән һәм меңәр сум штраф салынган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International