Әле яңа гына Раштуа бәйрәме булып үтте

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Әле яңа гына Раштуа бәйрәме булып үтте. Район сәнгать мәктәбендә бик матур итеп Раштуа бәйрәме үткәрелде. Балаларның сөенеченнән, бүләкләрдән башка нинди бәйрәм инде ул! Бу бәйрәмне үткәрүдә булышкан оешма, предприятие җитәкчеләренә Василиск атакай бик зур рәхмәт әйтә. Без ул коллективларны санап чыгабыз. Алар: “Тайд–Фойл” ширкәте (җитәкчесе Айдар Закиров), Балык хуҗалыгы (Илшат Әшрәфҗанов), “АСПК” (Вазыйх Бикмуллин), “Арча АТП”сы (Рүзәл Гәрәев), “Арча сөт комбинаты” (Ленар Закиров). Балалар сөенеченнән дә зуррак игелек бар микән?!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International