Быел кәбисә ел. Яшьләр кәбисә елында өйләнешергә ярамый, дигән сүзгә колак салалармы икән? “Ел башыннан алып бу көнгә 3 кеше язылышты. Узган ел шушы вакытка алты булган. Яшьләр арасында кәбисә елы турында сүзләр йөри, анысы, тик мәхәббәт барыбер үзенекен итә. Гыйнвар аенда язылышу өчен яңадан 14 пар гариза биреп куйды инде. Узган ел гыйнварда барлыгы 17 пар балдаклар алышкан иде. Гыйнвар ае болай да язылышуларга бик бай булмый”, – диделәр безгә Арчаның ЗАГС бүлегендә.