Яңа елда туган беренче кеше

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Яңа елда туган беренче кеше

6 гыйнварда көндезге сәгать 11дә район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге фойесында Иске Чүриледән Светлана Егорованы яңа елда районда беренче булып туган кызы белән якыннары чәчәкләр, шарлар белән каршы алды.

 Светлана кызын 1 гыйнварда кичке сәгать 6 тулганда тапты.

Яшь әнигә 23 яшь. Олы кызына 2 яшь. Яшь әни бик бәхетле иде. Район загсыннан да килделәр. Алар яңа елда беренче туган балага бүләк тапшырды. Бездән теләк шул: исән–сау, бәхетле булсыннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International