Эшләүче пенсионерлар игътибарына
Эшләүче пенсионерлар әле һаман да: “Безнең пенсия 1 февральдән артырмы икән?” — дип кызыксына.
Президент В. Путин эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләмәү турындагы Указга кул куйды. Эшләүче пенсионерларның пенсиясе 2016 елның 1 февралендә артмаячак, дигән сүз бу. Без шул хакта Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина белән сөйләштек. Эшләүче пенсионер бүген булмаса, кайчан да булса, эштән туктаячак. Эштән туктагач, пенсионер икенче айдан эшләгәндә алмаган индексация акчасын ала башлаячак. Мәсәлән, эшләүче пенсионерның пенсиясе 2016 елның 1 февралендә 400 сумга артырга тиеш булды, ди. Пенсионер эштән туктагач, әлеге 400 сум ай саен пенсиягә өстәлеп киләчәк.
Эшләүче пенсионерларның ел саен августта, Пенсия фондына кертелгән взносларга карап, пенсиясенә өстәлә. Бу өстәмәләр сакланып калачак.
Эштән туктаган пенсионерларга, паспорт һәм хезмәт кенәгәсе белән Пенсия фондына килеп, гариза язарга кирәк. Әмма эшләүче пенсионерларга җитди сәбәбе булмаса, эштән туктарга ашыкмаска иде.