Гөлнара истәлегенә
Казан аэропортындагы һәлакәттә вакытсыз гомере өзелгән якташыбыз Гөлнара Рәшитова истәлегенә Арчада шахмат турниры һәр елны 5 гыйнварда уза.
Аны үзе дә шахматны бик яратучы шәхси эшмәкәр Марсель Хәлилов оештыра.
Быелгы турнирда 43 кеше катнаш- ты. Алар – Арча, Кукмара, Балтач, Биектау, Әтнә районнарыннан, Мари Иленнән. Гөлнараның әти- әнисе, апасы да кайткан иде.
Күчмә кубокны Биектаудан Харун Нуриев алды. Арчадан Ленар Вахитов икенче урында.