15 көнгә китеп 64 елдан соң кайткан

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

15 көнгә китеп 64 елдан соң кайткан

Мөндештә яшәүче Равза Индаева шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

– Әти 15 көнгә генә дип рөхсәт сорап туганы янына Үзбәкстанга чыгып киткән һәм шунда төпләнеп тә калган. Сугыш башланды. Әти сугышка китте. Аннан икенче төркем инвалид булып кайтты. Аның 19 сум пенсиясенә ачлы-туклы яшәдек.

Равза үзе 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң курсларда белем ала һәм кышлакта укыта.

 – Әни белән 3 сеңлемне яздырып, 830 грамм ипи ала идем. Бер көн тамак тук булса, икенче көнгә ач торасың. Шулай яшәдек. Төне буе бәйләү белән шөгыльләндек.

Аннан Равза ханым кияүгә чыга һәм 9 малай, 1 кыз бала таба. Сигезе әле дә исән-сау.

– Безнең туган ягыбыз – Ульяновск өлкәсе. Тик язмыш бу якларга китерде. Ирем күптәннән вафат. 2004 елдан Мөндештә кызым Мәүлүдә тәрбиясендә яшим. Балаларым бик тәртипле, игелекле булдылар.

Бүген аның 25 оныгы һәм 19 оныкчыгы бар. Гаиләләре ишле, йортлары кечкенә булса да, күңелләре киң аларның. Һәркемгә ишекләре ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International