Сәлам Арча егетләренә!

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Сәлам Арча егетләренә!

Улың турында яхшы сүз ишетүе нинди күңелле! Саратов өлкәсендәге хәрби частьта эшләүче клуб хезмәткәре Ирина Карасева телекүпер аша Кышкар авылы егете Марсель Ибраһимовның әти–әнисенә рәхмәт әйтте.

— Рәхмәт, бик акыллы егет үстергәнсез, — диде ул. — Марсель безнең уң кулыбыз. Аннан башка бер генә мәдәни чара да үтми. Гармунда бик оста уйный.

Арчаның 1нче мәктәбе залында үткәрелгән телекүпердә бөтен кеше алдында мондый җылы сүзләрне ишетүе, билгеле, әти–әнигә рәхәт. Марсельнең әнисе Наилә Ибраһимова белән сөйләштек.

— Иптәшем Мәхмүт Әфганстанда хезмәт итте, хәзер тракторда эшли. Үзем почтада, — дип сөйләде ул. — Өч ул үстердек. Уртанчысы Марсель Арча педагогика көллиятендә укыды. Җырлый да, баянда да уйный.

Иске Чүриледә яшәүче Һидиятуллиннарның олы уллары Фәнил (дүрт бала) бүген армия хезмәте үтә.

— Фәнил Арча педагогика көллиятендә физик тәрбия укытучыларын әзерләүче бүлектә укыды, — дип сөйләде әнисе Алия Һидиятуллина. — Көллияттә Бари Каюмовичның уң кулы булды. Әни дә, абыегыз Азат гомер буе хәрби хезмәттә әле, исән–сау, тәртипле, ир–егеткә армия хезмәте кирәк, ди. Улыбыз Фәнил дә, әни, монда кешенең кадерен белә башлыйсың икән, ди.

Арча педагогика көллияте физик тәрбия укытучысы Бари Бакиров фикерләре белән дә кызыксындык.

— Чыннан да, Фәнил Һидиятуллин минем уң кулым булды, көллияттә актив егет иде, — дип сөйләде ул. — Кирәк чакта спортның теләсә кайсы төренә алынды. Нигездә көрәш, баскетбол белән шөгыльләнде. Ул уйнаган баскетбол командасы республикада беренче иде. 1нче курстан судьялыкта катнашты. Хөкем итәргә өйрәним әле, дип үзе тотынды.

Апайкина–Гарь авылыннан Гөлзидә Заһидуллина яшьләй ике бала белән тол кала. Иптәше Рафис 1999 елда мәрхүм була. Ялгызы ике малайны аякка бастыра. Олысы Рүзәле инде Сурнар хуҗалыгында эшли. Рәсим Үрнәк көллия- тендә тракторчы–машина йөртүче, эретеп ябыштыручылыкка укый.

— Рәсим армиягә үзе теләп китте, — дип сөйли әнисе Гөлзидә Заһидуллина. — Алдан әзерләнде. Турник ясады, гантельләр алып кайтты. Футбол, хоккей уйнады. Мин армиягә киткәч, елыйсы түгел, дип мине дә кисәтеп куйды. Телекүпер аша очрашуга бик дулкынланып, сөенеп бардым. Телефоннан сөйләшеп тору бер нәрсә, ә менә бөтен халык алдында экран аша улыңны күрү, аның белән сөйләшү — монысы инде бөтенләй башка кичерешләр... Монда улың өчен горурлану хисләре дә бар.

— Әтиләре Илшат белән өч егет үстердек, — дип сөйли Төрнәледән Алмазның әнисе Алсу Шәрәфиева. — Алмаз Үрнәк агросәнәгать көллиятен тәмамлады. Автомеханик һөнәрен алды. Кышын хоккейдан кайтып кермәде. Абыйсы Инсаф Хабаровск өлкәсендә армия хезмәте үтте. Ул бигрәк тә энесенә армия хезмәте үтәргә кирәк, дип әйтә килде. Дөнья күрәсең, чыныгып, чын ир–егет булып кайтасың, әти–әнинең, туганнарның кадерен белергә өйрәнәсең, диде. Быел 6 гыйнварда олы абыйлары Инсаф белән улыбызның хәлен белергә бардык. Ике көн торып кайттык. Улыбыз армиядә “КамАЗ”га утырган.  6 ай гына хезмәт итсә дә, үзгәргән, ныгып, тазарып киткән. Минем районның хәрби комиссары Алмаз Борһановка рәхмәт әйтәсем килә. Хәлебезне белеп тора, солдатларны кайгырта, телекүперләр оештыра. Рәхмәт аңа.

Телекүпер аша ни турыда сөйләшкәнне язып тормыйбыз. Иң мөһиме: исән–сау күрешергә язсын!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International