Районның йогышлы чирләрдән дәвалаучы табибы Рәмзия Вәлиева хәбәр иткәнчә, әлегә районда грипп очрагы теркәлмәгән. Әмма җиңел һәм урта дәрәҗәдәге салкын тию очраклары күп. Бигрәк тә балалар арасында. Табиб үзлегеңнән дәваланырга кушмый, салкын тию билгеләре башлануга табибка күренергә киңәш итә. Чир катлауланып китеп, үпкә ялкынсынуына китерергә мөмкин. Андый күренеш- ләр күзәтелә, хәтта үлем белән тәмамланган очраклар бар.