Чеби алсаң да акча бирәчәкләр
2015 ел ахырында Арчада Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе советы утырышы үткәрелде.
Утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев кунакларны Арча җирлегенә килүләре белән тәбрикләде, районның уңышлары, үсеш перспективалары белән таныштырды.
Камияр Байтимеров үзенең чыгышында Арча районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте, Илшат Нуриевка Ассоциациянең Рәхмәт хатын тапшырды.
Рәис Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формаларының нәтиҗәлелеге, чит ил товарларын алыштыруда аларның эшчәнлегендәге яңалыклар турында сөйләде. Ул районнардагы власть органнары белән аңлашып эшләгәндә авыл кешеләренең хезмәте тагын да нәтиҗәлерәк булачак, дип билгеләп үтте.
Фикер алышучылар да авылларны саклап калу, үстерү юллары турында сөйләделәр.
Соңыннан кунаклар Түбән Мәтәскәдә Гөлназ Сабированың, Казанбашта Марсель Хәлиловның крестьян–фермер хуҗалыкларында булдылар. Казанбашта яңа төзелгән терлек торакларын карап чыккач Марсель Хәлилов киләчәккә планнары турында сөйләп шаккатырды. Без бу турыда язган идек инде. Кыскача әйткәндә, терлекләрне бер мең башка җиткерергә исәплиләр. Бу 100әр башлы 10 торак дигән сүз. Һәр торакта берәр гаилә әгъзалары эшләячәк, савылган сөтнең 25 процентының акчасы — аларныкы. Әгәр планнар тормышка ашса, бу республика күләмендәге яңалык булачак.
Хуҗалык итүнең кече формаларына игътибарны арттыру юкка түгел. Моның иң дөрес юлларның берсе икәнлеген тормыш үзе күрсәтте. Бүгенге көндә безнең районда авыл хуҗалыгы продукция- сенең 47 проценты крестьян–фермер һәм шәхси хуҗалыкларга туры килә.
13 гыйнварда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин да катнашты.
— 2016 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 200 млн. сум ярдәм күрсәтеләчәк, — диде ул. — Кредитлар буенча процент өлеше түләү, таналар, кәҗә, яшь кошлар, азык алуга, ветеринария чараларына, сөт юнәлешендә кечкенә фермалар төзүгә һ.б. субсидия биреләчәк.
Яңалыкларга килсәк, быел каз, үрдәк бәбкәләре, күркә, бройлер чебиләре алган кешеләргә чыгымнарның бер өлеше кире кайтарылачак. Субсидия 7 тәүлеккә кадәрге яшь кошлар өчен бирелә. Бер күркә чебиенә — 15, казга — 12, үрдәккә — 5, бройлерга — 4 сум. Бер хуҗалыкка шуларның ике төре, 10 күркә, 10 каз, 20 үрдәк, 50 бройлер өчен биреләчәк.
Ильяс Фәттахов