Бәяне халык куя
Бүген сүз ел буе башкарган эшләр, ирешкән уңышларыбыз турында түгел, ә җитешсезлекләребез хакында булыр, — дип башлады полиция хезмәткәрләренең 2015 ел йомгакларына багышланган киңәшмәне Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев. — Ә алар, кызганычка каршы, аз түгел. Узган ел районда җинаятьчелекнең 54 процентка үсүе безнең эшләп җиткермәвебезне күрсәтә.
Күп җыелышларда булырга туры килә, әмма үз эшенә тәнкыйть күзлегеннән карап чыгыш ясаган җитәкчеләр сирәк. Әлбәттә, хокук саклау өлкәсендәге җитешсезлекләрнең объектив сәбәпләре дә юк түгел. Соңгы 5 елда полициядә шактый зур кыс- картулар да булды. Илдә икътисади хәлнең кискенләшүе дә җинаятьчелек үсүгә йогынты ясамый калмый. Ел дәвамында теркәлгән 311 җинаятьнең күпчелеге караклык һәм мошенниклык белән бәйле булуы да шуны раслый. Шулай да җинаять эшен туктату турында 97 карарны прокуратураның кире боруы, полиция хезмәткәрләренең кайвакыт эзләү эшен тиешенчә алып бармавы, документларны төгәл тутырмавы турында да сөйли. Бу хакта җыелышта чыгыш ясаган район прокуроры Ринат Ситдыйков һәм район суды рәисе Наил Сөнгатуллин да искәртте.
Районда вак караклык киң җәелеп бара. Подъездлардан велосипедлар, бала коляскалары урлаучылар, фатир, сарай басучыларны тоту өчен оператив эшчәнлекне яхшырту таләп ителә. Халыкны күпме кисәтүгә карамастан, мошенниклар тозагына эләгүчеләр дә кимеми. Димәк, участок вәкаләтлеләренең турыдан–туры кешеләр белән эшләвен җанландырырга кирәк. Гомумән, полициянең бу хезмәте эшчәнлегеннән бик күп нәрсә тора.
— Урыннарда сезгә карап, гомумән, хакимиятнең эшчәнлегенә бәя бирәләр, — диде район башлыгы Илшат Нуриев. Ул шулай ук 2016 елда экстремизмны кисәтү, законсыз миграциягә чик кую, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү чаралары, икътисади җинаятьләргә каршы көрәш буенча полиция алдында торган бурычларга тукталды.
— Россия Эчке эшләр министрлыгы боерыгында безнең бүлекнең узган елгы эше уңай бәяләнсә дә, төп билгене безгә район халкы куя. Ә аның уңай фикерен булдыру өчен районда җинаятьләр вакытында ачылырга, гаеплеләр җәзасын алырга тиеш. Нәкъ башка дәүләт органнары кебек үк без дә үз халкыбызга сыйфатлы хезмәт күрсәтергә бурычлы, — дип йомгаклады киңәшмәне бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев.
Исрафил Насыйбуллин