Кызганычка каршы, 2014 елда Арча районы янгыннар саны буенча республикада шактый вакыт “беренчелекне” бирмәде. Соңгы 5 елда районда 208 янгын булып, анда 19 кешенең гомере өзелде. Мондый аяныч саннар барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә. Узган ел хәл бераз уңай якка үзгәрсә дә, тынычланырга иртәрәк әле. 16 гыйнварда үткән киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыкларыннан урыннарда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә игътибарны арттыруны таләп итте. Аеруча күп балалы, социаль яктан имин булмаган гаиләләр һәм хуҗалыкларга читтән килеп эшләүче кешеләр яши торган урыннар даими контрольдә булырга тиеш. Авылларда янгын сүндерү техникасы булдыру, су чыганакларын тәртипкә китерү буенча да шактый эшлисе бар. Быел су башняларына гидрантлар урнаштыру өчен район бюджетында 500 мең сум акча каралды. Бу эшне җиренә җиткереп башкарырга кирәк.