Мари Кыш бабае белән Кар кызы да килгән иде
Буран булу сәбәпле, Арча стадионында искечә Яңа елны каршы алу чарасы булмый калган иде. Шуңа күрә арчалылар һәм кунаклар өчен узган шимбәдә “Арча кичләре” оештырылды. Гадәттә 14 гыйнварда ук үзенең утлы “күлмәк”ләреннән арына торган гүзәл чыршы да шушы көнне көткән булып чыкты, бәйрәмгә ямь өстәп, янып торды.
Моңа кадәр үткән бәйрәмнәргә нидер җитмәгән кебек иде. Юк, монда мин оештыручыларны гаеп- ләргә җыенмыйм, дөрес итеп кабул итсеннәр. Алар көчләреннән килгәнчә тырышалар, авыллардан ук үзешчәннәр чакырып, халыкның күңелен күрәләр, җырлыйлар, уеннар оештыралар. Тик оештыру белән генә булмый бит әле, халыкның тамашаны күтәреп алуы, чараларда катнашуы да кирәк. Менә бу юлы тамашачы ягыннан да активлык сизелде бугай. Шуңа сәхнәдәгеләргә дә чыгышлар ясавы уңайрак булгандыр.
“Арча кичләре”н Зөлфия Әүхәдиева белән Дамир Гасыймов күңелле итеп алып барды. Бу юлы да сәхнәләштерелгән тамашалар булды. Арчалылар каршына Яңа Кенәр, Ташкичү, Сөрде–Түбән Оры Кыш бабае һәм Кар кызлары чыкты. Ә иң кызыгы, бу Яңа ел сюрпризы да булды, Арча сәхнәсенә беренче тапкыр Шурабаштан килгән мари Кыш бабае (Йушто Кугыза) һәм Кар кызы (Лум Удыр) күтәрелде. Алар яңалык булуы белән генә түгел, матур чыгышлары, үзенчәлекле киемнәре белән дә халыкның игътибарын шунда ук үзләренә җәлеп иттеләр.
Шундый үзенчәлеге дә бар, мариларда төп герой әтәч икән. Ул беренче булып нәрсәне чукый, ел шулай килә. Сәхнәгә күтәрелгән яшь әтәч, әлбәттә инде, бай һәм туклыклы ел вәгъдә итте. Амин, шулай булсын.
Аннан чыгышлар башланды. Бу юлы Үрнәк авыл җирлегенә кергән авыллар (Казанбаш, Лесхоз, Иске Төрнәле, Түбән Мәтәскә һәм башкалар) үзешчәннәре чыгыш ясады.
Сәхнәдә кич буе җыр-бию тынмады, ә мәйданда хәрәкәтчән уеннар гөрләде. Аларны район мәгариф идарәсе оештырды, мәктәп директорлары үткәрде. Аеруча балалар өчен күңелле булды, хәер, яшьләр дә кызыгып куйды. Тышта салкын булу да куркытмады, чыр-чу килеп, узыша-узыша уйнадылар, чаналар да тарттылар, берничә кеше басып, зур чаңгыда да йөрделәр. Кыс- касы, бәйрәм итәм, күңел ачам дип килеп, биеп, уеннарда катнашкан кешеләргә күңелсезләнерлек булмады.
– Миңа бик ошады. Рәхәтләнеп уйнадым, ичмасам, – диде әле генә уеннан чык- кан Камил исемле малай тыны кабып, аннан сүзен әйтеп тә бетермичә, икенче уенда катнашырга йөгерде.
– Тырышканнар. Матур булды. Бераз торгач, менеп китә идек. Бүген салкын булса да, кызыксынып карап торабыз әле. Татарча биеп тә алдык, – диделәр бер-берсен бүлә-бүлә бер төркем яшьләр дә.
Бу көнне бүләкләр өләшү дә дәвам итте. “Яңа ел бизәлеше” буенча Шушмабаш, Яңа Кенәр, Ташкичү авыл җирлекләре җиңүче дип табылды һәм бүләкләргә лаек булды. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов тапшырды.
Гөлсинә Зиннәтова