153 КӨРӘШЧЕ БИЛ АЛЫШТЫ!

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

153 көрәшче бил алышты!

Спорт елата да, күккә дә сикертә, бәхәскә дә кертә. Яңа Кенәрдә район башлыгы призына үткәрелгән көрәш әнә шундый рухта үтте. Курса-Почмак мәктәбе тренеры Разил Нәбиуллинның үз көрәшчеләре өчен җанатуы турында үзе бер кызыклы репортаж язарлык.

– Ашыкма! Чиста итеп сал!

– Бал биреп ятасың бит инде!

– Эшлә, эшлә дим мин сиңа!

Көндәшен җиңгән малайны тренер күтәреп үк ала!

– “Ак Барс агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов мине Курса-Почмак мәктәбенә көрәшчеләр тренеры итеп куйды, – ди Разил Нәбиуллин. – Бүген ярышка 16 малай алып килдем.

Яңа гына келәмнән шатланып чыккан Илдан Хәкимов:

– 7 сыйныфта укыйм, – дип сөйләде. – Икенче ел шөгыльләнәм. Бүген көрәшергә ике тапкыр чык- тым һәм җиңеп кердем. Көчле көрәшчеләр бар.

Арча педагогика көллияте егетләре бил алышырга әзерләнгәндә районның татарча көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев микрофонны кулына алды:

– Келәмгә бил алышырга Россия чемпионы Инсаф Корбангалиев чыкты!

– Арча педагогика көллиятендә 1 курста укыйм, – дип сөйләде соңыннан ул. – Кукмарадан килдем. Тренерым Илсур Нәҗмиев иде. 4 ел көрәшәм. Хәзер Арча спорт комплексында Фәнис Зариповта шөгыльләнәм. 2015 елда Кукмарада вакытта Чабаксарда Россия чемпионы булдым.

6 сыйныф укучысы Әлфис Мәннанов келәмгә көрәшергә чыккач: “О-о, Түбән Мәтәскәдән атак-лы көрәшчеләр Мәннановлар токымы!” – дип шаулаштылар. Соңыннан Әлфисне сөйләштердек.

– 1нче сыйныфтан көрәштә, – дип сөйли Әлфис. – Әтнәдә икенче урынны алып кайттым. Бабай Вәккас та, әти Вагыйз да көрәшче минем. 11 сыйныфта укучы абый Фәнис тә көрәшә.

Арчадан 16 яшьлек Рәмзил Гыйлаҗиев бишенче аен гына көрәшә.

– Моңарчы бокс белән шөгыльләндем, – дип сөйли ул. – Әти көчең бар, көрәш, диде. Уңышларым да бар инде. Районда 75 килограммга кадәрлеләр арасында 3нче урынны алдым. Максатым зур – дөнья чемпионы булу!

Район ярышларында призлы урыннарны алган Яңа Кенәр мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Фидаил Әхмәтҗанов фикерләре дә кызыклы.

– Иң мөһиме теләк, – ди ул. – Барысы да үзеңнән тора!

– Кеше туганда олимпия чемпионы булып туа, – ди федерация рәисе Ринат Алеев. – Дөрес, барысы да түгел! Физкультура укытучыларына, тренерларга баланың теге яки бу спорт төре буенча сәләтен күреп үстерә белергә кирәк.

– Ярышларга күбрәк йөрергә, күршеләр белән еш очрашырга, көчле көрәшчеләр белән бил алышып үсәргә кирәк. Көрәш тренер җилкәсендә генә калмасын иде, – ди тренерлар.

2015 ел башында көрәш ярышы нәкъ шушы вакытта үтте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев та катнашкан иде. Районда көрәшне үстерү максат итеп куелды. Бер ел үтте. Үзгәрешләр бармы? Кем белән сөйләшсәң дә, район җитәкчелегеннән тора шул, үсеш бар, диләр. Көрәшчеләр саны күзгә күренеп арткан. “Күптән болай күпләп җыелып көрәшкән юк иде”, – диләр. Мәктәпләрдә көрәш түгәрәкләре эшли башлаган. Көрәш федерациясе җитәкчесе: “Арчаны беренче урынга чыгарырга инде!” – ди.

Румия Надршина

Җиңүчеләр

36 кг.га кадәр

1. Зөлфәт Рамазанов (Курса-Почмак, тренеры Разил Нәбиуллин)

2. Илмир Гыйззәтуллин (Курса-Почмак)

3. Эмиль Гыйззәтуллин (Курса-Почмак)

 40 кг.га кадәр

1. Әлфис Мәннанов (Түбән Мәтәскә, Фәнис Зарипов)

2. Надир Әхмәтсафин (Курса-Почмак)

3. Аяз Салихов (Яңа Кенәр, тренеры Марат Габделәхәтов)

45 кг.га кадәр

1. Азат Хәкимов (Шурабаш, тренеры Марат Габделәхәтов)

2. Марат Гыйлаҗиев (Курса-Почмак)

3. Илдан Хәкимов (Курса-Почмак)

50 кг.га кадәр

1. Инсаф Галәветдинов (педагогика көллияте, тренеры Фәнис Зарипов)

2. Илнур Рамазанов (Курса-Почмак)

3. Илмир Әхмәтҗанов (Яңа Кенәр)

55 кг.га кадәр

1. Нәфкать Фәйзрахманов (педагогика көллияте)

2. Инсаф Корбангалиев (педагогика көллияте)

3. Фазыл Вилданов (Шушмабаш, Зөлфәт Хәйруллин)

60 кг.га кадәр

1. Булат Шәйхетдинов (педагогика көллияте)

2. Камил Кәримов (Шушмабаш)

3. Фәрит Хәсәнов (Шушмабаш)

65 кг.га кадәр

1. Булат Сафин (педагогика көллияте)

2. Руслан Әхмәтшин ( 2нче мәктәп, Рәнис Нәбиуллин)

3. Алимас Кәримов (Шушмабаш)

70 кг.га кадәр

1. Азат Хәмзин (Яңа Кенәр)

2. Айнур Сөнгатуллин (Шушмабаш)

3. Әлфис Мөхәммәтрәхимов (Сеҗе, Марат Әхмәдиев)

75 кг.га кадәр

1. Айзат Һадиев (Шурабаш)

2.Мөнир Гарифҗанов (Яңа Кенәр)

3. Айнур Хәйруллин (Шушмабаш)

75 кг.нан югары

1. Нәсим Габидуллин (педагогика көллияте)

2. Айрат Галәвов (Яңа Кенәр)

3. Искәндәр Хафизов (Шурабаш)

Барысы 32 мәктәп командасы катнашты. Беренче урынны Курса-Почмак мәктәбе командасы, икенче – Шушмабаш, өченче урынны Яңа Кенәр мәктәбе командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International