Уҗымнарның хәлен белдек
Аның аякларында аучы чаңгылары, кулында агач метр. Машинаны олы юл читендә калдырып басуга кереп киттек.
— Юлдан үтүчеләр безне аучылар дип уйлыйдыр инде, — дим. — Бу вакытта кырда аучыдан башка кем йөрсен.
— Мин моннан биш көн саен узам, — ди юлдашым. — Менә болар минем эзләр. Кар шактый күбәйгән, әле беркөн болай ук түгел иде. Хәзер үлчибез аны. Һәм ул агач метрны карга батыра. “27 сантиметр булган, 4 сантиметрга арткан”.
Юлдашымның үзе белән таныштырырга да вакыт җиткәндер. Арча метеостанциясенең техник–метеорологы Рафис Һади улы Җаббаров ул. Мин аның әлеге вазифага алынуына чын күңелдән шатландым. Нәкъ шуның кешесе инде ул. Районның иң тәҗрибәле, белемле агрономнарының берсе, озак еллар агроном, колхоз рәисе, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булып эшләде, башка җаваплы вазифалар башкарды.
— Барып җитәргә ерак калмады инде, — диде ул. — Әнә кардан чыгып торган торбалар күренә дә инде.
— Чаңгыда йөрүне яратам, — дип дәвам итте ул. — Олы малайны югалттык бит әле, ул да чаңгыда шууны, гомумән спортны ярата иде. Бик акыллы, тәртипле иде. Үләренә бер ай кала беренче группа бирделәр. “Улым, борчылма, без моны сөйләшеп кенә эшләдек”, — дигән булдым. “Әти, мин тазаргач Арчада берәр эшкә урнашырмын инде”, — дип өметләнде...
Шактый вакыт тын гына бардык. Монда ниндидер юату сүзләре артык инде. Тормыш шулай шатлык–кайгылары белән үрелеп дәвам итә.
— Менә бу торба җиргә бер метр ярым тирәнлеккә казып кертелгән, — ди Рафис Һади улы. — Хәзер аның эченнән үтә күренмәле шлангны тартып чыгарам. Шланг эченә су тутырылган, менә каткан өлеше җирдәге туң калынлыгын күрсәтә. Биш көндә 4 сантиметрга арткан, 27 сантиметр калынлыкта туң бар.
— Менә бу чыгып торган тимер чыбык уҗымның тамырында, куаклану үзәгендә урнаштырылган датчикка тоташкан. Хәзер шул чыбыкка термометрны тоташтырабыз һәм куаклану үзәгендәге температураны беләбез — минус 1,9 градус. Бик әйбәт температура инде бу. Арыш 24 градус салкынга чыдый, көзге бодайныкы кимрәк.
Күптән түгел әлеге торбалар янында Мәскәү кешеләре дә басып торган. Тикшерергә кайтканнар, чынбарлыкны күреп, шатланып, рәхмәт әйтеп, премия язып киткәннәр. Кайлардадыр метр ярым җир казып азапланмыйча, ялган саннар биреп ятучылар да бар икән. “Гомерем буе гадел булырга тырыштым, алдашу минем юл түгел”, — ди Рафис Һади улы.
— Быел сабан культуралары өчен уңай ел булачак, — ди тәҗрибәле белгеч. — Бер метр катламда булачак уңыш өчен көздән җитәрлек күләмдә дым запасы калды. Билгеле, уңыш язмышы хәл итә торган башка факторлар да бар. Мәсәлән, арышта да дым җитәрлек — 193 мм. Технологиягә игътибар биргән хуҗалыкларда аның да уңышы өметле. Ләкин арпадан соң арыш чәчеп, туфракны юньләп эшкәртмичә, ашлама кертмичә югары уңыш алып булмаячак. Декабрь аеның җылы килүе уҗымнарның интенсив сулавына китерде, алардагы шикәр шактый кимеде, язга хәлсезләнеп чыга торган участокларны ачыклап, иртә яздан тукландыру өчен ашлама туплап куярга кирәк.
Ильяс Фәттахов