Юл һәлакәтләре саны нигә арта?
Әле ел башланып егерме генә көн үтүгә карамастан, Арча районында кешеләргә зыян килү белән тәмамланган өч юл–транспорт һәлакәте теркәлгән инде.
Берсе Түбән Мәтәскә тавында булды. Анда ике машина бәрелеште. Идарә итүчеләре тән җәрәхәтләре алды. Яңа Кенәр юлында Иске Ашыт ягыннан чыккан машина Арча ягыннан килгән транспорт чарасына юл бирмәү нәтиҗәсендә авария тудыра. Анда пассажир хатын–кыз хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Бу юл һәлакәте турында ЮХИДИ хезмәткәрләренә икенче көнне генә хәбәр итәләр. 19 гыйнварда тагын бер һәлакәттә бер хатын–кыз авыр тән җәрәхәтләре ала. Бу авария Үрнәккә җитәрәк Дүртөйле авылына борылып кереп китә торган урында була. Балтач ягыннан килгән “УАЗ” машинасы каршы як полосага чыга. Моны күреп үз полосасыннан килгән “ВАЗ–2114” машинасы хуҗасы тормозга баса. Юл бозлавык булу сәбәпле, машина “уйнаклап” китә һәм “УАЗ”га килеп бәрелә. Алар аңышып өлгергәнче, “ВАЗ–2114”кә Балтач ягыннан килгән чит ил машинасы килеп бәрелә. Авырлык “ВАЗ–2114” машинасындагы хатын–кыз пассажирга төшә.
Республика буенча алганда да узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл–транспорт һәлакәтләре саны да, һәлак булучылар да арткан.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булган юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышында нәкъ менә шул мәсьәлә күтәрелде. Сүз юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләр, бу өлкәдә юлларда хәлнең торышы турында барды.
– Башка төбәкләр белән чагыштырганда бездә алар күбрәк. Ни өчен? – дигән сорау куйды Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары, Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.
Утырышта менә шул сорауга җавап эзләделәр.
Машина белән идарә итүчеләр әзерләүгә таләпләрне арттырырга, халык арасында пропаганда эшен көчәйтергә, авария иң күп була торган урыннарны контрольгә алырга, җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарын тиешле таләп- ләргә туры килерлек итеп эшләргә. Болар бар да ЮХИДИ хезмәткәрләре алдында торган бурычлар.
Иң күп юл һәлакәтләре тизлекне арттыру, рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага узарга чыгу, исерек килеш руль артына утыру нәтиҗәсендә килеп чыга. Әмма аңа гына да кайтарып калдырып булмый.
Юлларның начарлыгы, юл билгеләре, яктылык кайтара торган элементларның булмавы (хәзер җәяүле юл аркылы чыгу урынында алар яктылык кайтара торган булырга тиеш икән), иң күп юл–транспорт һәлакәте теркәлгән урыннарда, куркыныч борылышларда яктылык җитмәве дә моңа сәбәп булып тора. ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин әйтүенчә, бездә дә бу юнәлештә эшлисе бар.
– Быел юлларны төзекләндерү, авария иң күп була торган урыннарга ясалма яктырткычлар кую, ясалма күтәртмәләр булдыру, юл билгеләре кую буенча зур күләмдә эш алып барылачак. Моның өчен акча да бүлеп бирелде, – диде Татарстан Рес- публикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2016 елга эш планнары белән таныштырып.
Аңа бу эшне сузмаска, планда күрсәтелгәннән 2–3 айга булса да иртәрәк башкарырга кушылды.
Мәктәп автобуслары буенча да сүз булды. Республикада 699 сертификацияләнгән автобус бар (безнең районда алар – 23). Барысы да ГЛОНАСС+112 системасы белән җиһазландырылган булырга тиеш. Тик кайберләрендә ул җайланмалар юк яисә ватылган. Бу аларның маршрутларын, тизлекләрен күзәтеп тору мөмкинлеге юкка чыккан дигәнне аңлата. Безнең районда да мәктәп автобуслары белән идарә итүчеләр тарафыннан тиешле тизлекне арттыру очраклары булды. Район башлыгы аларга карата чара күрергә кушты. Узган ел ахырында районда салонында 21 бала булган мәктәп автобусы катнашында юл һәлакәте дә булды. Бәхеткә, балаларга зур зыян килмәде. Мәктәп автобуслары белән элемтәне тәэмин итү мәсьәләсен җитәкчеләр көндәлек контрольдә тотарга тиеш, диелде утырышта.
Видеоконференциядә район мәгариф идарәсе, “Жилкомбытсервис” ширкәте, автотранспорт предприятиесе, “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы, ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча районда нинди эшләр башкарырга кирәклеген барлады һәм аларны тормышка ашыруны бурыч итеп куйды.
Гөлсинә Зәкиева