Кеше баласы өчен йөрәк әрни
Районда опека бүлегендә эшләү дәверендә күп төрле хәлләр белән очрашырга туры килә. Сигнал буенча фатирга барасың, андагы хикмәт-тамашаны күреп, исләрең китә.
Ана төнне үзе кебекләр белән үткәргән. Хатын-кызлар ир-ат аркасында бер-берсеннән көнләшеп сугыша ук башлый. Кычкырыш, талаш. Һәм шул мәхшәр арасыннан баланың шыңшып елаганы ишетелә. Бала кычкырып еларга курка. Чөнки бөтен ачу аңарга күчәргә мөмкин. Бала өчен йөрәк әрни. Анага бу бала кирәкми, ул иркенләп яшәргә комачаулаучы бер бәла булып тора. Ана белән сөйләшеп карыйбыз. Ул без әйткәнне аңлый кебек. Без аңа мондый тәртипсез тормыш белән яшәсәң, балаңнан колак кагуың бар, дип аңлатырга тырышабыз. Картлыгың килер, бер ялгызың калырсың, яныңа килүче дә булмас, үкенерсең, дип төшендерергә азапланабыз. Кызганыч, ул безнең белән килешкән кебек булса да, соңыннан шул ук хәл кабатлана.
Мондый аналарны ятимнәр йортында яки опека бүлегендә бер генә көн эшләтәсе иде! Ә бит бер ел эчендә күпме яшь хатын, хәтта инде гомер иткәннәр, бер бала тотып сөяргә өметләнеп, тәрбиягә, уллыкка яки кызлыкка бала сорап безгә мөрәҗәгать итәләр. Ә күпмесе тәвәккәлли алмыйча, кеше сүзеннән куркып, килми кала...
Ни өчен мондый тигезсезлек? Кемдер бала таба алмый, ә кемдер тапканын кая куярга белми. Ятим калган балалар турындагы тапшыруларны, фильм- нарны күбрәк күрсәтергә кирәк. Хәтерлисезме, бер елны яңа ел башында бер баланы вокзалда калдырып киттеләр. Шул турыда телевизордан гел сөйләп тордылар. Шул баланы алырга дип, 283 кеше мөрәҗәгать иткән. Менә нинди безнең халык!
Чит баланы үз канаты астына алып, үзенекедәй баккан әти-әниләргә һәйкәл куярлык!
Рафия Яруллина, район опека һәм попчительлек секторы мөдире