Вакытында түлә – тынычлап йокла

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Вакытында түлә – тынычлап йокла

Шәхси керемнәр үсеше буенча яңа составтагы Арча муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең яңа елда беренче утырышы булды.

Анда Арча муниципаль район хакимияте, ЮХИДИнең район бүлекчәсе, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 5нче салым инспекциясе вәкилләре катнашты.

Утырышта милек салымы буенча бурычлары булган вазифаи затлар чыгышлары тыңланды.

Милек салымнарын кайда түләргә кирәк? Утырышта бу хакта да сүз булды. Ул транспорт чарасы, милек, җир участогы кайда теркәлә, шунда түләнергә тиеш. Әмма кайвакыт теркәлгән урын белән милек хуҗасы яшәгән урын туры килмәскә дә мөмкин.

Кайчак милек хуҗалары, транспорт чарасымы ул, җир я булмаса йорт участогымы, аның физик яки рухи яктан искерүен сәбәп итеп, исәптән төшерү турында уйламыйлар. Һәм ялгышалар. Чөнки салымны вакытында түләмәгән очракта ул юкка чыкмый, киресенчә, җыела гына бара. Алай гына да түгел, аңа пенялар, штрафлар өстәлә. Күпкә китсә, суммасы коточкыч күләмдә артырга мөмкин.

Ә салымнарны үз вакытында түләмәүчеләр бар. Алар белән нишләргә? Утырышта ул хакта да сөйләшенде. Барлык төр милек салымнары буенча җыелган бурычларны суд органнары аша түләттерү турында сүз алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International