ТӘЛГАТЬ НУРИЕВ ИСТӘЛЕГЕНӘ ХОККЕЙ ТУРНИРЫ

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Тәлгать Нуриев истәлегенә хоккей турниры

Узган якшәмбедә Югары Аты авылы иртәдән гөрләп торды. Ул көнне биредә Тәлгать Нуриев истәлегенә хоккей турниры узды. 

Кем соң ул Тәлгать, диярсез. Ул шушы авылда 1969 елда дөньяга килгән гади авыл егете, механизатор. Кызганыч, 2002 елда аның гомере фаҗигале рәвештә юл һәлакәтендә өзелә. Үз вакытында Тәлгать бик яхшы хоккейчы, авыл командасының алыштыргысыз капкачысы булган. Хәзер инде аның ике улы: Фәнил белән Фирдүс тә авылның иң яхшы хоккейчылары. Фирдүс хәтта район җыелма командасы һөҗүмчесе. Гаиләсе, туганнары һәм дуслары Тәлгатьне искә алып, аның хөрмәтенә шундый спорт бәйрәме оештырырга булганнар. Бәйрәм Утар Аты имамы Фәнис Мостафинның изге догалары белән башланып китте. Тәлгатьнең бертуган абыйсы Ринат, энесен хөрмәт итеп килгән уенчыларга гаиләсе исеменнән рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде. Ярышта катнашырга хәтта Балтач районының Кенә һәм Салавыч авылларыннан да килгәннәр иде. Башта 6 команда 2 төркемгә бүленеп уйнады: Югары Аты, Субаш Аты, Наласа һәм Кенә, Салавыч, Утар Аты. Уеннар кичке 7гә кадәр барды. Өйләдән соң көчле буран башлануга карамастан, спортчылар да, җанатарлар да өйләренә таралырга ашыкмады. Тәлгатьнең классташы Фердинант Хәйруллин тавыш көчәйткечләр дә юнәткән. Авылга хоккей сөючеләрнең шатлыклы авазлары белән бергә матур көйләр дә яңгырап торды бу көнне. Төркемнәрдә икенче урын алган Наласа һәм Кенә командалары бронза өчен көрәште. Бу уенда Балтач егетләре өстенлеккә иреште. Исәп алар файдасына 2:0. Ә менә финалда хуҗалар Балтачның Салавыч авылы командасына бернинди дә шанс калдырмады. Нәкъ шундый ук исәп белән җиңү яуладылар. Турнирны оештырган Нуриевлар гаиләсе: мәрхүмнең хатыны Фирдия, аның абыйсы һәм классташы Фидаил, Тәлгатьнең абыйсы Ринат һәм уллары Фәнил белән Фирдүс барлык уенчыларга да бүләкләр тапшырды. Беренче урын алган команда кубокка, призерлар исә грамота һәм медальләргә лаек булды. Турнирның иң яхшы уенчыларын да билгеләп киттеләр. Хоккейчыларны кайнар аш белән дә сыйладылар.

— Турнирда катнашкан барлык уенчыларга, аны оештыруга көче кергән туганнарга һәм авылдашларга, аеруча, өлкән яшьтә булуына карамастан, авылда спортны җәелдерү өчен янып йөргән Рәшит абый Шәйхетдиновка һәм тренер Илнур Габдрахмановка зур рәхмәтләремне белдерәм, — диде Фирдия Нуриева.

Бер гаилә көче белән дә менә шулай зурлап спорт бәйрәме оештырганнарына сокланып кайттым мин Югары Атыдан. Бер ай эчендә әлләни зур булмаган авылда икенче хоккей турниры үткәрелде инде. Авыл халкының бердәмлеген, яшьләрнең спортны яратуын раслый торган күңелле хәл. Афәрин, булдырасыз, диясе генә кала!

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International