ЧАҢГЫДА АРЧАЛЫЛАР КӨЧЛЕМЕ?

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Чаңгыда арчалылар көчлеме?

Арча стадионында җиде районнан (Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Питрәч) 140 чаңгычы ярышты. Ике көн барды ул. Безнең районнан Иске Кырлай һәм Яңа Кенәр мәктәпләре балалары катнашты. Шунысы кызык: урта һәм кечерәк сыйныфларда укучы балалар (һәр төркемдә 5 малай, 5 кыз) бер мәктәптән генә булырга тиеш иде.

 Ни өчен бер мәктәптән генә?! Минемчә, мәктәпләрдә чаңгы спортының ничек куелганын ачык- лау өчен оештырылган ярыш булырга тиеш бу. Һәм бик дөрес уйланылган. Кайбер физкультура укытучылары моның белән килешмәде. Район чемпионнарын җыярга кирәк иде, ул вакытта ярышлар көчлерәк булыр иде, дигән фикерләр ишетелде.

Финишка егыла-тора көч-хәл белән килгән кайбер балаларны күргәч, күңелдә сорау туды: мәктәпләрдә зона ярышында катнашырлык 10 чаңгычы да (5малай, 5 кыз) юк микәнни?! Һәм бу турыда без физкультура укытучылары белән сөйләштек. Фикерләр төрле булды.

– Балалар хәзер чаңгыга бик тартылмый. Авыр хезмәт бит ул. Аларга компьютер каршында утыруы уңайрак, яки, аларга, әнә, хоккей, капкага бик тиз генә гол кертү!

– Безнең максат чемпионнар әзерләү түгел, ә бәлки балалар белән аз-азлап спортның бар төре белән дә шөгыльләнү, аларның сәламәтлекләрен ныгыту.

– Бер мәктәптән 10 оста чаңгычы булмаска да бик мөмкин. Хәзер балалар саны аз. Сайлап алу мөмкинлеге юк.

– Чаңгы иң авыр спорт төре, чаңгы, ботинкасы, киемнәре кыйммәт.

– Кайсыдыр мәктәптә чаңгылар җитмәскә, ә кайсында 50ләп чаңгы тик торырга мөмкин.

Чаңгы – кыйммәтле спорт төре, дидек. Ә менә җиде район арасында икенче урынны алган Иске Кырлай мәктәбе бу проблеманы ничек хәл итә? Бу мәктәптә чаңгы секциясе юк. Ә Айрат барыбер дә дәрестән соң балалар белән чаңгы спортын алып бара. Безнең сорауга Иске Кырлай физкультура укытучысы Айрат Ситдыйков болай дип җавап бирде:

– Бу мәсьәләне иганәчеләр ярдәме белән хәл итәбез, – дип сөйләде ул. – “Металл” (җитәкчесе Лилия Гарәфиева), “Арча КСМы” (Рафаэль Муллагалиев), “Сервис агро” (Габделхәй Кәримов) ширкәтләре, “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте (Раиф Сибгатуллин) һәм район хакимияте ярдәмен тоеп торабыз. Аларга бик зур рәхмәт.

– Без чаңгыда шуарга яратабыз, – дип шаулашты Иске Кырлай мәктәбе чаңгычылары. – Безнең мәктәптә барысы 45 бала укый. Дәрестән соң 15ләп укучы чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Кар төшкәнче Арча стадионына чаңгы-роллерларда йөрергә киләбез.

Иске Кырлай командасы якын-тирәдәге җиде район арасында уңышлы чыгыш ясады. Балтач гимназиясеннән кала икенче урынны алды. Саба районы чаңгычыларында – өченче күрсәткеч. Чаңгычылар арасында Иске Кырлай мәктәбе укучысы Илүзә Фазлыева 2нче урынны, Динә Сәйфуллина өченче урынны алды. Егетләрдән Эльвир Ситдыйков 3 километр араны 2нче булып үтте. Ярышның беренче көнендә оештырылган эстафетада Иске Кырлай мәктәбе кызлары беренче урынны алды, ә малайлар икенче булды. Иске Кырлай мәктәбе чаңгычыларын уңышлары белән котлыйбыз!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International