Профсоюзның көче
Район мәгариф учреждениеләре эш бирүчеләре һәм башлангыч профсоюз оешмалары хезмәткәрләренең киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә 2015 елда район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы советы арасындагы килешүне үтәү мәсьәләсе каралды.
Иң башта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев хисап чорында башкарылган эшләр турында сөйләде. Мәктәп- ләрне ныклап төзекләндерү, бүлмәләрне заманча җиһазлау, мәгариф учреждениеләренең грант отулары, белем, тәрбия мәсьәләләре, кыскасы, уңышлар һәм проблемалар турында тулы бер доклад тыңладык. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәзер үзгәрешләр зур. Бер генә мисал. Яңа Кишет мәктәбенең “Иң актив мәктәп” буларак откан грант акчасына мобиль класс, интерактив такта, телевизор алынган. Бер интерактив такта гына да 128 мең сум тора! Ә мобиль класс 500 мең сум.
Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов профсоюзларның көче турында һәрвакыт саннар һәм фактлар белән дәлилләп сөйли. 2015 елда район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы хезмәт кешесенә 6 млн. сумлык файда эшләгән. Ничек итеп? Мәсәлән, укытучы, тәрбияче яки техник хезмәткәр өйләнгәндә, кияүгә чыкканда түләүле өч ял көне ала. 16 яшькә кадәр баласы булганнарга айга бер көн исәбеннән каникул вакытларында түләүле ял көннәре бирелә. Әтисенә яки әнисенә 80 яшь тулгач, кварталга бер көн түләүле ял алу мөмкинлеге бар. Мисалларны тагын да дәвам итәргә була. Шифаханәләрдә дәвалану турында да аерым сүз булды. 2014 елда 69 кеше дәваланса, 2015 елда 22 генә кеше шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыткан.
– Кешенең үзеннән тора, – дип сөйли Вакыйф Харисов. – Алдан гариза языр-га кирәк. Сәламәтлекне ныгыту турында даими кайгыртыгыз. Тормыш, йорт мәшәкатьләре бетми ул. Шифаханәләрдә дәвалану мөмкинлекләре бар. Файдаланып калыгыз.
Уртага салып сөйләшерлек тема бу. Яңа Кишет мәктәбе директоры Фарсель Минҗанов үзенең чыгышында:
– Соңгы ике ел эчендә 9 укытучы шифаханәләрдә ял итеп кайтты, – дип әйткәч (бер коллектив өчен аз түгел), профсоюз лидеры Яңа кишетлеләрне хуплап, залга уены-чыны белән: “Терлекләрегезгә ябышып ятмагыз, алар абзардан чыгып китмәс, тавыкларыгыз да очмас”, – дигәч, көлешеп, гөж килеп алдылар.
Менә нинди ул профсоюз оешмасы, эшләгез дип түгел, ял итегез, дип үгетли! Эшләтү генә түгел, хезмәт кешесенең сәламәтлеген дә кайгырта белергә кирәк шул.
– Элек профсоюз оештырган спорт ярышларына теләр-теләмәс кенә йөри идек, –дип сөйли Түбән Аты мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе Рәдис Шакиров. – Хәзер фикер уңай якка үзгәрде. Ярышка килү, башкалар белән аралашу, көчле спортчыларны күрү, үзеңнең көчеңне сынап карау – әнә шуларның әһәмиятен аңладык хәзер. Күпләр спортка тартылды. Ярыш- ларда катнашканнарга чираттагы ялга өч көн өстәлеп бирелүе һәм призлы урыннарны алган мәктәпләрне бүләкләү зур кызыксындыру чарасы булып тора. Бу кешенең сәламәтлеге турында кайгырту да.
Арчаның 1нче мәктәбе директоры Эльмира Сафина мәктәптә эшләүче техник хезмәткәрләрнең хезмәт хакы азлыгы (5 мең сум тирәсе) турында борчылып сөйләде. Бездә әле кеше хезмәте тиешенчә бәяләнми.
Соңыннан алдагы бурычлар турында карар кабул ителде.
Аннан күңелле мизгелләр – котлаулар башланды.
Румия Надршина