Тагын да тырышып эшлисе
Авыл җирлекләрендә, хуҗалыкларда хисап җыелышлары башланды.
“Ватан” ширкәте идарәсе каршында тезелеп киткән җиңел машиналарның күплегенә игътибар иттем. Әле кайчан гына алар урынында чана җигелгән атлар тора иде.
Баш зоотехник, шул ук вакытта ревизия комиссиясе рәисе Искәндәр Солтанов та үзенең чыгышында инде онытыла башлаган чорны искә төшерде.
— Моннан 10–15 ел элек терлекчелекне иң авыр тармак дип сөйли идек. Күп эшләр кул белән башкарылды. Терлекчеләр иртән сәгать 3тә эшкә килә, көнгә 10–11 сәгать эшли иде.
Хәзер, аерма җир белән күк арасы кебек. Фермаларның түбәләре калай, Хәсәншәехта асфальт юл фермага кадәр килә. Торакларда туфли киеп йөрерлек. Чиләк–көянтә күтәреп йөрүче юк, сыер савучылар сөтне күрми дә хәзер.
Узган ел бер шартлы терлеккә 40 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Терлекләр алдында тәүлек буе азык өзелми.
2015 елда барысы 116 млн. сумлык продукция сатылган. Шуның 66 млн. сумы сөткә туры килә. Бер сыердан 6200 килограмм сөт сатылган. Нәселле таналар сатудан да шактый акча кергән.
— Безнең иң зур байлыгыбыз — халкыбыз, җиребез, торак тулы терлекләребез, — диде хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов. — Шундый тырыш халкыбыз булганда җиңеп булмастай авырлыклар юк, дип уйлыйм.
Җитәкчесе игътибарны әле эшләп бетермәгән мәсьәләләргә юнәлтте. Узган ел ит җитештерү хуҗалыкка зыян гына китергән.
— Сөт буенча да, игенчелек буенча да эшләргә өйрәндек, — диде ул. — Ә менә артым алу буенча күп тырышасы бар әле. Артым алу яңа туган бозаудан башлана. Юньле тәрбия күрмәгән бозаудан юньле тана да, үгез дә чыкмаячак. Быел бу өлкәдә зур үзгәрешләр булырга тиеш, мөмкинлекләр бар.
Баш зоотехник терлекчеләрнең эш вакытын исәпләү нәтиҗәләре белән таныштырып үткән иде. Билгеләнгән тәртип буенча терлекче көнгә 7 сәгать эшләргә тиеш. Чынбарлыкта сыер савучылар 4,5–5 сәгать, бозау караучылар — 4–5 сәгать, Пөшәңгәр фермасындагы бозау карау- чылар — 3–3,5 сәгать эшли икән.
— Басуларда системалы эшләү нәтиҗәсендә матур үзгәрешләр бар, — диде хуҗалык җитәкчесе. — Монда баш агроном Рәис Рамазановның өлеше зур.
Безнең район җирләре ниләр генә кичермәде — ул тоташ химия- ләштерү елларын гына искә төшерик. Ашлама кайта торды, аны, кирәкме ул, кирәкмиме — туфракка кертә тордылар. Нәтиҗәдә ачы туфраклы мәйданнар күбәйде, ә андый җир уңыш бирми. “Ватан” ширкәтендә бу мәсьәләгә зур игътибар бирәләр. Биш ел саен һәр басуның туфрагына анализ ясала. Известьлау нәтиҗәсендә ачы туфраклы мәйданнар елдан–ел кими. Аннан анализ нәтиҗәләре туфракта калий һәм фосфорның болай да җитәрлек икәнлеген күрсәтә. Хәзер күбрәк органик ашлама кертү, сидераль культуралар чәчү кулланыла.
Быел кукурузны бөртеккә игү өчен дә чәчәргә уйлыйлар.
Чыгышларда техниканың булганын саклап тоту кирәклеге турында да әйтелде. Бүгенге көндә “К–700” тракторы 12 млн. сум тора.
Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйковның хисап чыгышы гадәттәгечә эчтәлекле булды. Әлеге җирлеккә кергән авылларда ун милләт вәкилләре яши. Халыкның уртача яше — 40 яшь. Узган ел 27 кеше үлгән, 15 бала туган. 45ләп йорт буш тора. Болары уйланыр- га мәҗбүр итә торган саннар.
Халык күпләп мал асрый. Сыерлар 21 башка арткан. Дәүләт ярдәме, “Ватан” ширкәтенең азык белән проблемалар тудырмавы нәтиҗәсе бу. Узган ел шәхси хуҗалыклар — 31 млн. сумлык сөт, 9 млн. сумлык ит саткан.
Полиция участок инспекторы Ленар Хисамиевның чыгышы да үтемле булды, гыйбрәтле мисаллар китерде.
Җыелышта район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов катнашты һәм чыгыш ясады.
Ильяс Фәттахов