2016 елның 23- 24 нче гыйнвар көннәрендә Арча педагогия көллияте базасында “Без бит авыл яшьләре” дип исемләнгән авыл җирлеге яшьләре форумы узды. Форум Арча муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев патронажында үтте. Форумны оештыручылар: Арча башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Мәдәният идарәсе, Арча шәһәренең яшьләр парламенты, шулай ук Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең Арча бүлеге.
Форумда Арча районының агросәнәгать комплексында эшләүче яшьләре катнашты.
Форумның төп максаты һәм бурычы булып түбәндәгеләр саналды: авыл яшьләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате һөнәрләрен таныту, авыл яшьләренең районынның мәдәни, спорт һәм иҗади тормышында актив катнашуларын тәэмин итү.
Форумның программасы 2 көнгә исәпләнгән иде. Ачылу тантанасында Казан шәһәреннән кунаклар катнашты. Алар: “Контр” куркынычсызлык җәмгыяте директорлар советы председателе, “Дельта” дәүләт органнары һәм халыкара оешмалар арасында элемтәләр буенча директор, Казан шәһәре Думасы депутаты И.А. Янышев, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең башкарма директоры И. Сабирзянова, яшьләр туризмы җирле оешмасы председателе Р.Р. Мухамедеева.
Беренче көн танышуга, катнашучыларның үзара аралашуларына, төркемнәрдә бер команда булып берләшүләренә багышланган иде. Катнашучылар игътибарына И.Камалиев режиссерлыгында төшерелгән, авыл яшьләре тормышын чагылдырган “Корыч” фильмы тәкъдим ителде. Фильмны карагач, катнашучылар режиссерның үзе белән танышып, аңа үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алды. Шулай ук катнашучыларга 3D технологияләр белән танышу мөмкинчелеге булдырылды, анда 3D принтерны куллану буенча мастер-класс күрсәтелде.
Безнең ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү максатыннан, катнашучыларга “Аулак өй” дискотекасы үздырылды. Көн азагында үз-үзенне тикшерү үткәрелде, бу вакытта форум катнашучылары үзләренең теләкләрен җиткерү һәм Арча районында авыл яшьләре потенциалын активлаштыру буенча тәкъдимнәрен җиткерү мөмкинлеге алдылар.
Икенче көн әхлакый һәм физик тәрбиягә багышланды. Катнашучыларга Арча артистларыннан театраль осталык буенча мастер-класс алу, “Әлифба”, “Казан арты” музейларын карау мөмкинлеге булдырылды. Алга таба катнашучылар үзләрен волейбол, баскетбол, йөзү ярышларында күрсәтте. Ахырда Арча актерлары һәм артистлары катнашында төшерелгән “Елый икән елый ирләр дә” фильмы күрсәтелде.
Форумны ябу тантанасы алдыннан форумда катнашучы яшьләр катнашында концерт программасы күрсәтелде, соңыннан барлык катнашучылар катнашу турында сертификатка ия булды.
Форумда район массакүләм мәгълүмәт чаралары, “Идел” журналының баш редакторы, “Нур” Арча балалар телестудиясе катнашты.