Фәнилнең рухы шат булсын!

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Фәнилнең рухы шат булсын!

Узган якшәмбедә Арча–Аренада Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды.

— Улымны онытмаганнары, хөрмәтләп искә алганнары өчен шушы бәйгене оештырган кешеләргә, район җитәкчеләренә, дусларына һәм, әлбәттә, килгән барлык уенчыларга рәхмәтем зур, — диде Фәнил Гарәфиевнең әнисе Дания апа турнирны ябу тантанасында.

Җир җимертеп эшләп торган җирдән вакытсыз арабыздан китеп барган Фәнилне районда белмәгән кеше сирәктер. Буш урында зур компания барлыкка китерүче эшмәкәр буларак кына түгел, ә кече күңелле, үтә ярдәмчел кеше буларак ул район халкының олы ихтирамын яулап өлгергән иде. Спортны да бик үз итте ул. Шуңа күрә дә, җәмәгате Лилия ханым, балалары, дуслары район хакимияте белән бергә ел саен аның истәлегенә зурлап хоккей турниры уздыра. Быелгысы менә бишенче тапкыр үткәрелде. Баштарак Кукмарадагы Боз сараенда үтә иде ул. Үзебездә шундый мәһабәт корылма барлыкка килгәч, икенче ел инде кунакларны Арча–Аренада каршылыйбыз. Быелгысына Балтач, Саба, Әтнә, Мамадыш, Кукмара ветеран хоккейчылары килгән иде. Турнирны район башлыгы, үзе дә хоккей яратучы Илшат Нуриев бик матур итеп ачып җибәрде, уенчыларга уңышлар теләде. Инде чәчләренә чал кергән ир уртасы хоккейчыларның һәр мизгел өчен чын күңелдән янып–көеп торуларын күрү спорттан ерак кешегә бәлки сәеррәк тә тоелыр иде.

— Без шуның белән “агуланган” инде. Кич белән эштән никадәр генә арып кайтсак та, күңел барыбер шугалакка тарта, — диләр алар.

Әйе, һәркемнең дә бу дөньяда күңеленә якын шөгыле булырга тиеш. Ул шөгыль сәламәт яшәү рәвеше белән дә бәйле икән, бигрәк тә яхшы. Төрле районнардан булсалар да, хоккейчы ирләр бер–берсен яхшы беләләр. Дусларча исәнләшеп, хәл–әхвәл белешеп, очрашуларына ихластан куанып спорт бәйрәме ясады алар. Чын мәгънәсендә дуслык җиңде ул көнне.

Ә турнир нәтиҗәләренә килгәндә, менә инде дүртенче тапкыр райондашларыбыз беренче урынны яулады. Алар финалда кукмаралылар капкасына җавапсыз биш алка керттеләр. Аңа кадәр бронза медальләр өчен барган уенда балтачлылар 8:0 исәбе белән мамадышлыларны отканнар иде. Призерлар кубок һәм медальләр белән бүләкләнде. Бик яхшы уен күрсәткән капкачы Олег Мөхәммәтҗанов (Арча), һөҗүмче Рәис Фәизов (Балтач), сакчы Анатолий Борисов (Кукмара), иң нәтиҗәле уенчы Илһам Рәхимҗанов (Арча) та махсус бүләккә лаек булдылар.

Боз сарае диварына эленгән плакаттан ярышларны Фәнил үзе дә шат елмаю белән карап торды, гүя ул да дуслары арасында, алар өчен ихластан куана иде. Син безнең күңелләрдә һәрвакыт шулай якты йөзле булып калырсың, Фәнил!

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International