Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 22 гыйнварда Кәче авылында яшәүче Бибихалисә Мөхәммәтҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Бибихалисә әби олы тормыш юлы үткән, ире Сабирҗан (2007 елда үлгән) белән 5 бала үстергәннәр. 12 оныклары, 6 оныкчыклары бар.