Амнистияне куллану йомгаклары

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Амнистияне куллану йомгаклары

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының 2015 елның 24 апрелендәге “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистия игълан итү турында”гы карары нигезендә, суд, тикшерү һәм сорау алу органнары, шулай ук җинаять–башкару инспекциясе һәм суд приставлары хезмәте тарафыннан, әлеге карар көченә кергәннән соң 6 ай дәвамында, амнистия беренче тапкыр зур булмаган (3 елга кадәр иректән мәхрүм итү) һәм уртача авырлыктагы (5 елга кадәр иректән мәхрүм итү) Арчада җинаять кылган 79 кешегә карата кулланылды.

Амнистия нәтиҗәләре түбәндәгечә. 14 хатын–кыз һәм 2 балигъ булмаган яшүсмер амнистияләнде. Шулар арасында амнистия кулланганчы 5 хатын–кыз урлаган өчен (РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе), 4се кеше алдаган өчен (159нчы маддә) җәза үтиләр иде. Ә балигъ булмаган яшүсмерләр чит милекне урлаган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.

Әлеге гуманлы акт кулланылган 45 кеше иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзага хөкем ителгән һәм җинаять–башкару инспекциясендә исәптә торган. Шуларның 14е — төзәтү эшләренә, 8е — иреген чикләүгә, 1се — мәҗбүри эшләргә тартылган, 22се шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителгән.

Амнистия кулланылган 3 кеше юл–транспорт һәлакәте ясаган өчен җәза үткән. Алар төп җәза үтүдән генә азат ителде, чөнки амнистия транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм итү кебек өстәмә җәзага кагылмый.

14 очракта суд шартлы җәза яки иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза бирү мөмкин дип санап, әлеге кешеләрне җәза үтәүдән азат итте.

17 кешегә карата җинаять эше Карарның 1нче пункты нигезендә туктатылды, шуларның 3се тикшерү органнары (авыр булмаган җинаять эшләгән, балигъ булмаган баласы булган кешеләр, Ватанны саклау буенча сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән кешеләр; йөкле хатын–кызлар; 55 яшьтән өлкән ирләр һәм 50 яшьтән өлкән хатын–кызлар; инвалидлар).

Амнистия авыр һәм аеруча авыр җинаять ясаучыларга, шул исәптән балигъ булмаганнарга да, аеруча куркыныч җинаятьче дип танылган яки аеруча куркыныч җинаять ясаган, шулай ук 2005 елдан соң гаебен кичерү яки амнистия турындагы акт нигезендә җәзадан азат ителеп яңадан аңлы рәвештә җинаять ясаган кешеләргә карата кулланылмады.

Шулай ук амнистия җәза үтәүнең билгеләнгән тәртибен явызларча бозучы дип танылган хөкем ителүчеләргә карата да кулланылмады. Мәсәлән, шундый ике кешенең гаризалары кире кагылды.

2015 елда амнистия турындагы акт нигезендә азат ителүчеләр тарафыннан кабат җинаять ясау очраклары теркәлмәде.

Радик Хәбибуллин, Арча

районы прокуроры урынбасары, юстиция советнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International