Гаделлек сагында
Районда судья булып эшләүче Гөлназ Дамировна Вәлиева белән мин, журналист буларак, сөйләшергә, аралашырга яратам. Суд утырышларында катнашырга туры килә. Нинди тәртипле гаиләдә үсте икән дип, әти-әнисен күрәсе килеп китә. Бер керүемдә Гөлназ Дамировна әтисе Дамир Гарифуллинның “Робагыйят” дигән китабын бүләк итте. Ул минем өстәл китабыма әверелде.
Күңелемә сыйган бөтен дөньясы:
Бар болыты, бар ае, бар кояшы.
Әйтим әле иң-иң сөендергәнен:
Минем күңел – сайрар кошлар оясы.
Ә сайрар кошлар оясында үскән баланың күңеле якты була...
– Әти-әнием эшкә бирелгән кешеләр иде, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Әни (Фәймә) мәрхүмә инде. Әни башта укытты, аннан тәрбияче булып эшләде. Әти райкомда инструктор иде, иҗат итте. Китаплары дөнья күрде.
Үзенең кара туфраклы, йомшак сулы туган ягы Сарман турында яратып сөйли. Сарман кешеләре, күрәсең, җиренә, суына, хәтта искән җилләренә карап, йомшак табигатьле, кыю, тәвәккәл була.
Алар ике кыз үсә. Сеңлесе Чулпан да Арча егетенә кияүгә чыга. Апа һәм сеңелнең бер төбәктә яшәве кыз туганнарга бәхет инде ул.
Гөлназ мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Бакчага йөргәндә тәрбияче буласы килә. Мәктәптә укытучы һөнәренә кызыга. Күңеленең бер почмагында ак халатлы табиб булу теләге дә була. Ә Гөлназ тота да Казан дәүләт университетына бара. Ни өчен юрист һөнәрен сайлый, төгәл генә әйтә дә алмый. Бәлки гаделлекне яратканы өчендер!
Хезмәт юлын Чаллыда адвокат булып башлый. Сарманда эшли. Арча егете Рафаэльга кияүгә чыккач, Арчада адвокат булып хезмәт итә. 1994 елның июленнән судья.
– Катлаулы һәм бик җаваплы хезмәт. Судка кеше шатлыгын уртаклашырга килми бит. Үзенең дәгъвасы белән, дөреслек эзләп килә, – ди Гөлназ ханым. – Законнар нигезендә эшлибез. Законга таянып, хакыйкатьне эзлибез һәм табабыз.
– Кайчак законнар белән гаделлекнең тәңгәл килмәве дә мөмкин бит.
– Берьюлы бер егетне хөкем иттек. Аның күңеле начар түгел. Әмма урлашырга ярата. Дүрт тапкыр урлаган кеше закон нигезендә ирегеннән мәхрүм ителә. Егет 4 елга утырды. Хөкем карарын укыганда ике суд утырышчысы егетне кызганып елады... Һәм тагын бер очрак. Бер әбине күршеләре тәрбияләп, карап, соңгы юлга озатты. Әби үлгәч, йортка ия табылды. Закон әбинең туганнарын яклый. Йортны әбине караган кешеләргә бирәсе килә, юк, закон кушмый.
Бүген судья Гөлназ Вәлиева гражданлык эшләрен карый. Хәзер кеше судка күбрәк мөрәҗәгать итә. Документтагы хаталарны төзәтү өчен килүчеләр дә байтак. Халыкның милеккә карашы үзгәрде. Ул аңа байлык чыганагы итеп карый. Кредит алып түли алмаучылар эшләре дә бихисап. 2014 ел азагында акчалар үзгәрә дип, кредит алып отарга теләүчеләрнең күбесе аны бүген түли алмыйча интегә. Аналык яки аталык хокукыннан мәхрүм итү очраклары да булгалап тора. Кыскасы, эш күп.
Эш дигәнең суд бинасы эчендә генә калса икән лә ул. Кеше язмышлары, законнар, гадел хөкем чыгару турында уйламый мөмкинме соң?
2011 елда Россия Федерациясе судьялар советы һәм Россия Федерациясе каршындагы суд департаменты Гөлназ Вәлиеваны “Намуслы хезмәте өчен” дигән медаль белән бүләкли. Ә без бүген Гөлназ Дамировнаны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Гөлназ Дамировна, сезгә балаларыгыз Алия һәм Рәмиснең (икесе дә юрист) игелеген күреп, тигезлек белән исән-имин яшәргә язсын.
Әтисе Дамир Гарифуллин язган бу юлларда мин героебыз образын күрәм.
Йомшак бул син, инсафлы бул тормышта,
Каты булма, шартлап сына корыч та.
Бөек Сәгъди әйткән сүзне онытма:
Йомшак ефәкне кисә алмый кылыч та.
Румия Надршина