Гомерлеккә сайларга

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Гомерлеккә сайларга

22 гыйнварда Курса–Почмак урта мәктәбендә шушы зона мәктәпләренең тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар укучылары белән очрашу булды.

Анда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе, Арча агросәнәгать көллияте вәкилләре, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә эшләүче төрле һөнәр ияләре, яшь белгечләр катнашты.

Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары алдында “Кем булырга?” дигән сорау тора. Әлеге сорауга җавап эзләү максатында районда төрле чаралар үткәрелә. Укучылар агросәнәгать көллиятендә булып, андагы шартлар белән танышып кайтты. Мәктәпләрдә һөнәр юнәлеше бирүгә игътибар артты.

— Авылга төрле һөнәр ияләре кирәк, һәр һөнәр мактаулы, — диде үзенең чыгышында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. — Сезнең алда беренче чиратта имтиханнарны уңышлы бирү бурычы тора, ә аннан соңгы бурыч — киләчәккә һөнәрне дөрес сайлау. Сезгә бары тик уңышлар гына телим!

Курса–Почмак урта мәктәбе директоры Нурзилә Сабирҗанова “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте белән мәктәп арасында ныклы элемтә булуын әйтеп үтте. Ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов мәктәпләр тормышы белән даими кызыксынып тора, укучылар белән үткәрелгән чараларда үзе дә катнаша, кирәкле ярдәмне күрсәтә. Укучылар каникул вакытларында төрле эшләр башкаралар, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.

Ширкәтнең хезмәт ветераны, алдынгы комбайнчы Марсель Шәймуллин да катнашты әлеге очрашуда. Бик күп яшьләрнең остазы ул. Әлеге кичәдә дә шулар турында горурланып сөйләде. “Тырыш кеше беркайда да югалмый, авылны ташлап китәргә ашыкмагыз”, — диде.

Рөстәм Мөхәммәдиев мәктәптә укыган елларында ук туган авылын, аның табигатен яратуы, киләчәктә әтисе һөнәрен сайлаячагы турында язган. Әтисе Харис һөнәре буенча агроном аның. Рөстәм дә бүгенге көндә ширкәтнең баш агрономы, быел аспирантура тәмамлый.

— Җиде ел шушы хезмәтне башкарам һәм аны сайлаганга һич тә үкенмим, — диде ул. — Һөнәр үзең белән гомер буе янәшәдә булырга тиеш, шуңа күрә ашыкмагыз, уйлап эш итегез.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә югары уку йортларында укытып кайтарган үз белгечләре эшли.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International