Без бит авыл яшьләре
23-24 гыйнварда Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә район тарихында беренче тапкыр “Без бит авыл яшьләре” дигән исем астында авыл яшьләре җыены үткәрелде.
Аның максаты авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать һөнәрләрен популярлаштыру, тәҗрибә уртаклашу, районның төрле төбәгендә яшәүче яшьләрне очраштыру, алар арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм, ниһаять, аларны кызыклы гына түгел, файдалы да итеп ял иттерү иде.
– Авылдагы яшьләр тормышы белән якыннанрак танышу өчен оештырылды бу чара. Аларны бер-ике көнгә генә булса да авылдан тартып алып, ял иттерәсе килде. Аларның фикерләре дә безнең өчен кызык. Программага мәдәни-спорт чараларын да керттек. Тренинглар да узачак. Анысы яшьләрне шәхес буларак ачу өчен иде, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – 60ка якын кеше җыелды. Беренче чара өчен бу начар күрсәткеч түгел.
Яшьләр җыенының тантаналы өлешендә хакимият, яшьләр тормышы белән бәйле булган район оешмалары, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин ачып җибәрде.
– Бу чара билге өчен генә үткәрелми. Илкүләм проектларны тормышка ашыруда төп роль яшьләргә бирелә. Яшьләр үзләре дә активлык күрсәтергә тиеш. Аларның башлангычларын без хуплыйбыз, идеяләрен тормышка ашыруда һәрьяклап ярдәм итәргә тырышабыз, – диде ул. – Авыл яшьләренең ялларын, буш вакытларын үткәрү – бүгенге көндә төп проблемаларның берсе. Интернетка бәйлелек китте. Китап укырга, мәдәни–спорт чараларына йөрергә һәм катнашырга – буш вакытны дөрес итеп оештырырга кирәк. Аның өчен районда барлык мөмкинлекләр дә бар. Боз сарае, бассейн эшли, төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Бу җыен фикерләр тупларга, киләчәккә планнар төзергә мөмкинлек бирсен иде.
– Биредә авыл хуҗалыгы яшь белгечләре дә катнаша. Танышыгыз, аралашыгыз, планнар корыгыз, – дип өстәде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. – Авылларга училище, техникум, институт тәмамлаган белгечләр дә бик кирәк. Аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча бик күп төрле программалар эшли. Шәһәрдә калып та эшсез йөрүчеләр арасында авылдашларыгыз да бардыр. Аларны да авылга тартыгыз. Хезмәт сөйгән беркайчан да югалмый. Сез өлкән буынны алыштырасы һәм авыл хуҗалыгына кирәкле кешеләр.
– Яшьләр булган җирдә тормыш та алга китә. Авыл хуҗалыгына, мәдәният йортына яшь кадрлар килде. Үзгәреш шунда ук сизелде, уңай нәтиҗәләр бирде. Яшьләр инициативасы булса, без барын да оештыра алачакбыз. Без сезне тыңларга, аралашып, ярдәмләшеп эшләргә әзер, – диде Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина.
Җыенда Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе башкарма директоры Илмира Сабирҗанова да катнашты. Ул яшьләрне авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яшь белгечләр арасында үткәрелеп килүче “Һөнәре буенча иң яхшы” бәйгесендә катнашырга чакырды. “Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырыла һәм Германиядә стажировка үтү мөмкинлеге бирелә. Катнашыгыз, осталыгыгызны сынап карагыз”, – диде ул.
Моннан тыш авыл туризмы, велотуризм буенча да сөйләшүләр алып барылды. Соңыннан “Җидегән чишмә” Арча халык театры Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” спектакленнән өзек тәкъдим итте. Авыл тормышы, кечкенә авылларны берләштерү, мәктәпләрне бетерү сәбәпле, яшьләрнең авылдан китүе кебек бүгенге көн кадагына суккан проблемаларны үз эченә алган бу спектакльне яшьләр бик җылы кабул итте.
Аннан җыенда катнашучылар төркемнәргә бүленеп, аерым бүлмәләргә таралды. Танышу, берләшү, аралашу максатыннан тренинглар – психологик тест, сорау–җавап уены, кул эшләре, 3D технологиясе белән танышу – үткәрелде. Бу эш яшьләрне дәртләндереп үк җибәрде, килгәндә оялып кына бер почмакта басып торган егетләр һәм кызлар бик теләп аралаштылар, уйнадылар, үзләренең кул эшләренә осталыкларын да сынап карадылар. Бу иркенәеп, ачылып китү, коллективка керү өчен менә дигән чара булды.
Җыенның беренче көнге чаралары моның белән генә тәмамланмады әле, киресенчә, кызып кына китте. Яшьләр ул көнне “Корыч” дигән нәфис фильм карадылар. Сценарий авторы, шул фильмда уйнаучы Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфат Камалиев белән аралашу да алар күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды.
Кичен егетләр һәм кызлар “Аулак өйгә” җыелды. Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова белән халык театры режиссеры Рафис Сәлахетдинов үзләрен элеккеге әби-бабаларыбыз заманына алып кайтып, милли уеннар белән таныштырдылар. Яшьләргә ул бик ошады, бик теләп уеннарда катнаштылар. Соңыннан дискотека булды.
Кайберләре җыенның беренче көне буенча тәэсирләрен дә уртаклашты.
“Ватан” агрофирмасы” механизаторы Фәим Гыйльмиҗанов:
– Мин башта Арчада эшләгән идем, хәзер авылга кайттым. Җәен дә, кышын да эш җитәрлек. Безнең хуҗалыкта яшьләргә караш бик уңай, мөмкинлекләр җитәрлек. Җитәкчеләргә рәхмәт. Авылның мәдәни тормышында да теләп катнашам. Концертлар алып барам, спектакльләрдә уйныйм. Җыенга килгәндә, миңа тренинглар, очрашулар – бар да бик ошады. Яшьләр өчен программалар турында әйтеп кенә үттеләр, аларга тулырак тукталырга кирәк иде, минемчә.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте селекционеры Айсылу Фәхретдинова:
–“Аулак өй” бик ошады. Андый әйберләр авылларда хәзер онытылып бара. Спектакльне яратып карадым. Кызганыч, кыска булды. Без концерт-спектакльләргә бик чыгып йөри алмыйбыз шул.
“Арча” агрофирмасы”ның “Агросинтез” бүлекчәсе хисапчы–икътисадчысы Гөлнур Мостафина:
– Аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен бик яхшы чара булды бу. Тик эш буенча сүз алып барылмады. Киңәшләр, тәкъдимнәр дә көткән идек. “Корыч” фильмын яратып карадым. “Уеннан уймак” фильмын караганнан соң Илфат Камалиевны күрәсе килә иде. Теләгемә ирештем. Район башлыгы белән очрашуга бер җыйганнар иде инде безне. Ул вакытта проблемалар турында сөйләштек. Бу юлы рәхәтләнеп ял иттек.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте икътисадчысы Илшат Хисаметдинов:
– Авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләрнең буш вакытлары шул кыш көне генә инде. Уңайлы вакыт табып мондый чара оештырганнары өчен рәхмәт. Кирәк ул. Күңелле дә булды. Тик велотуризм, авыл туризмы, 3D технологияләр турында сөйләүләрне күбебез аңламадык та, кирәксенмәдек тә. Вакыт уздыру кебек кенә булды ул. Казанга күргәзмәләргә экскурсияләр, һөнәрне үстерү буенча укулар оештырсалар, күңелле генә түгел, файдалы да булыр иде.
Киләчәктә оештыручылар, һичшиксез, бу фикерләрне искә алырлар. Әле бу яңалыкка беренче адым гына. Кимчелекләр булу гаеп түгел, менә шуны яшьләрнең күреп алып, үз идея- ләрен бирүе әйбәт.
– Мин Үрнәктә, агросәнәгать көллиятендә укыйм. Үзем Арчадан. Авылдан килгән яшьләр өчен бик яхшы чара бу. Мин үзем театр белән дә кызыксынам, чыгышлар да ясыйм, спорт белән дә шөгыльләнәм. Программага спортны да кертсәләр, тагын да яхшы булыр иде, – дигән иде Азат Зарипов.
Икенче көн аның өчен булды. Һәркем үзе теләгән спорт төрен (йөзү, баскетбол, чаңгыда шуу, футбол, алдагы көнне Боз сараенда тимераякта да шудылар) сайлап алып, шуның белән шөгыльләнә алды. Ә инде мәдәниятне якын иткәннәр, Арча халык театры үзешчән артистлары белән мастер-класста катнаш- ты, аннан Арчада төшерелгән “Елый икән, елый ирләр дә” нәфис фильмын карады һәм анда уйнаучылар белән очрашты. “Казан арты” тарих-этнография һәм Әлифба музейларына экскурсияләр дә булды.
Чара Арча Мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе үзешчәннәре концерты белән тәмамланды. Анда җыенда катнашканнар да чыгыш ясады. Ашабаш клубы җитәкчесе, “Татарстан” ширкәте икътисадчысы Ләйлә Афзалова, Сикертән күпфункцияле үзәге сәнгать җитәкчесе, комбайнчы Илшат Мәһдиев, Кышкардан эшче Радик Хәйретдинов, Күлтәс авылы клубы мөдире Инсаф Абдуллин чыгышларын яшьтәшләре яратып карады.
“Без бит авыл яшьләре” дип аталган беренче авыл яшьләре җыенын ябу тантанасында Рамил Гарифҗанов җыенда катнашучыларга сертификатлар, бу чараны оештыручыларга (яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, яшьләр парламенты, Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәсе, мәдәният идарәсе, Арча педагогика көллияте) рәхмәт сүзләре җиткерде.
Гөлсинә Зәкиева