Белемең нык булсын
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 25 гыйнварда журналистлар белән очрашуда быел чыгарылыш сыйныфлары бирәчәк имтиханнар, кайбер үзгәрешләр турында сөйләде.
Быел тугызынчы сыйныф укучылары имтиханнарны татар телендә дә тапшыра ала. Моңарчы да андый мөмкинлек булган, әмма быел сигез фәннән имтиханнарга әзерләнү өчен кирәкле материаллар татарчага тәрҗемә ителгән. Сынау нәтиҗәләре нигезендә урта һөнәри уку йортларына кереп була.
Бердәм дәүләт имтиханы бирүдә үзгәрешләр күп түгел. Шуларның берсе — быел тарих, җәмгыять белеме, география, информатика һәм мәгълүмат технологияләре буенча җавапларны сайлап алу өлеше юкка чыгарылачак. “Биремнең чишелешен күрсәтү укучының белемен объектив бәяләргә ярдәм итәчәк”, — диде Энгель Фәттахов.
Укучылар 1 февральгә кадәр үзләренең нинди фәннәрдән сынау тапшырачагын хәл итәргә тиеш. Казан федераль университеты проректоры Рияз Гатауллин математика имтиханының профиль өлешен сайларга тәкъдим итә. Югары уку йортына кергәндә база белеме генә җитмәячәк.
Әлеге темага әңгәмәне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев белән дәвам иттек.
— Узган елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 76 проценты югары уку йортларына укырга керде, — диде ул. — Өч егет армиягә китте, 50 кеше урта һөнәри уку йортларында укуларын дәвам итә, икесе эшкә урнашты.
2015 елгы Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Арча районы 18нче урында. Барлык балалар да аттестат алды. Рус теле буенча баллар республиканың уртача күрсәткеченнән югары, ә менә математика буенча түбән булды.
— Без узган елгы имтиханнар йомгакларына тирәнтен анализ ясадык, — ди З. Дәүләтбаев. — Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев та әлеге мәсьәләне ныклы контрольдә тота. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне 1 сентябрьдән башладык. Белемнәрне кыеннан үзләштерүче укучыларны төркемнәргә туплап, аларга тәҗрибәле укытучылар беркетелде. Ай саен сынау имтиханнары алуны оештырдык, аларның нәтиҗәләрен җентекләп анализлап барабыз.
Билгеле, ныклы белем алуны башлангыч сыйныфлардан башларга кирәк. Укытучылар алдына да шундый таләп куела, моны ата–аналарга да төшендерергә тырышабыз.
Соңгы вакытта укучыларны имтиханнар бирүгә психологик яктан әзерләүгә дә зур игътибар бирелә. Аларны имтихан тапшыру урыннарындагы шартлар, документлар тутыру, имтихан тапшыру тәртибе белән таныштыралар. Болар бар да укучыларга имтиханны артык дулкынланмыйча, тынычлап тапшыру мөмкинлеге бирәчәк.
Быел районда унберенче сыйныфлардан — 196, тугызынчы сыйныфлардан 612 укучы имтихан тапшырачак.
Ильяс Фәттахов